Ярый инстаграм бар әле. Кемнең нәрсә эшләгәнен белеп торасың. Ашау-эчү, чаңгы шуу фотолары арасында шактый үзенчәлекле фотосессияләргә дә тап буласың. 5 кызлы йорттан чыккан Аиша да шундыйны ясаган. Үзенчәлеге шунда ки, тәнендә, ничек дип әйтергә икән… ачык җирләре күп. Аиша үзен татар эстрадасы җырчысы, алып баручы, модель, дизайнер, стилист һәм продюсер дип тәкъдим итә.

Әле күптән түгел генә 5 кызлылардан Резеда Ганиуллина зур гауга чыгарган иде. Аның Болгардагы мәчет каршында төшерелгән клибын дин әһелләре ошатмады. Гаугасы Россия күләмендә таралды. Бу юлы менә туганы Аиша да кимен куймый. Һәрхәлдә, үзенең фотосы астындагы комментарийларда гауга чыкты. Берәүләр мондый фотоларга каршы. Икенчеләр, киресенчә, хуплый. » Уф, үләм,я тоже такие фоточки хочу», — дип яза үзен «самая счастливая мама на свете» дип куйган бер укучы.

«Люди… будьте добрее. У каждого своя жизнь….свой инстаграм, своё тело… Заметила то, что хороших людей все таки больше», — дип яза Аиша үзе.

Ә сез мондый фотоларга ничек карыйсыз?

2

Фото: instagram.com/ladygaisha

  1. Бу хатыннан оят качкан. Хэзер ботенлэй чишенеп курсэтэсе генэ калган. Кылган гам
    эллэре очен жавап тотасы барын анламый микэнни? Хэер, андыйлар нэрсэ булса да анлаудане узган инде.

  2. Ислам:

    Бу кадәр оятсызлык каян килә татар кызларына????

  3. Әлтәфи:

    Сүз дә юк, бик чибәр. Фигурасы — искиткеч, күкрәкләрен дә зурайтып җибәрсә, кашыкка салып йотарлык булачак…

  4. Зилия:

    Тавышлары белән шаккаттыралмаган җырчыларның барысы да чишенеп бетте. Ник аптырыйк, аптырамыйбыз, нәтиҗә генә ясап куябыз.

  5. шулай бот аерып,ярым шэрэ йормэсэ ничек сэхнэгэ менэ алсын сон ул э?

  6. нигэ инде узенне шулкадер тубэнсетергэ,ярым-шэрэ тэн курсэтудэн башка курсэтэрлек башка талантларыгыз юкмыни

  7. Гөлсинә:

    Аналарының тәрбия җимеше микән бу, әллә … ? Мескен ана татар халкына нинди кызлар үстергән… Сакла бер Аллам балаларым, оныкларым, оныкчыкларым, нәсел-нәсәбемне!!!

  8. Голфия:

    Ник аптырыйсыз иптэшлэр? Доньядан артта калырга тиешмени сон татарлар? Шундый фотолары белэн чит ил артистлары донья яулый. Безнекелэр мен олеш матуррак та эле. Кайчан динигэ эйлэнде сон эле татар? Татар халкы кебек динен саткан халыкны белмим мин. Хэзер барысынын да бабаларынын бабасы мулла булган имеш. Талантлы кешелэр Ганиуллиналар бишесе дэ, нэрсэ эшлэсэлэр дэ килешэ. Бер сенеллэренен татар халык биюен карасан исен китэрлек. Жиренэ житкереп бии! Ник берэр кеше мактап язсын.

  9. Айсылу:

    Бик килешкэн инде татар кызына…Эле тегесе тирэсендэ купкан шау-шунын кызуы сунэргэ дэ олгермэде,монысы бигрэк тэ уздыра…Токерэбез без сезнен сузлэрегезгэ булып чыккан инде бу…Энилэре,hич югы берэр олырак яшьтэге туган апалары курэ микэн бу фотоларны?!…Оят!!!.

  10. сәфәрче:

    Ничек карыйсыз димәктен, ничек җайлы — шулай карыйсың инде. Фото бит ул — сүрәт кенә. Тик сыйфатлы гына булсын иде…

  11. Розалия:

    Бер Рэфинэ генэ узен тота белэ, кем эйтмешли башы китмэгэн. Барысыннан да талантлырак, матур жырлый. Калганнарында иман юк ахрысы.

  12. Фу гыйбрэт,косасы килэ,безнен татар халкын
    пычратучылар шушылар инде алар,ахырзаман
    мэхлуклэре.

  13. Мәрьям:

    Cәетҗәгфәр хәзрәтне яклап чыгучы да булмагач, азыналар шул инде үзебезнең «татар кызлары»… кызганыч

  14. сәфәрче:

    Татар бер- берсен ашар, дигәннәр борынгылар. Дөрес ахрысы… Ә менә, хатын- кызларыбыз, бигрәк тә йолдызларыбыз, бер-берсен, ашамасалар да, ике кулларын нәфис билләренә куеп, ничек итеп тәмләп вә тозлап- борчылап чәйниләр бит!
    Искитмәле һәм искиткеч!!… Тик, Ходайга шөкер, ярый әле , йота гына алмыйлар. Чәйнәп-чәйнәп карыйлар да, бер туйгач — ташлыйлар…
    Кызык вә күңелле — сезнең белән яшәүләре!

  15. Ru.Зилә:

    Порно фото була түгелме соң бу? Татар кызларына хас нәрсә түгел !!! Салават: татар җырчылары чишенеп бетте, дигән сүзләр әйтте. Баксаң, чишенеп кенә бетмәгәннәр икән бит инде монда, ә бозылганнар. Иманнары бозылган. Кызганыч! Тәрбия бирә белмибез. асылыбыз югалды.

  16. флера.:

    Татарстан татарстан. нинди фоталар куясыз. эй аллам.

  17. мударис:

    БУЛДЫРАСЫЗ КЫЗЛАР : БЕРСЕ ЯРЫМШӘРӘ КИЛЕШ Г.САФИННЫҢ КЛИБЫНДА ТӨШТЕ.ИКЕНЧЕСЕ МӘЧЕТ ЯНЫНДА.ӨЧЕНЧЕСЕ МОНДА. ТАГЫН БЕРСЕ » БИРМИМ МИН СИҢА » ДИП ҖЫРЛАП ЙӨРИ.

  18. менэ хэзер бер дэ гажэп тугел энилеренен бик авыр чирлер белэн ятуы. 5бала тапкан тэрбия бирэ алмаган, урамда ускеннердер бу тэрбиясезлер,ничек инде аз гына булса да анагызны бу мэсхерден саклыйсыгыз килми,аллахым узен сакла,.

  19. миляш:

    Оятсыз кыз, аналары кая карый, тагын инсульт ясыйлар бит инде .

  20. Ильсия:

    Аиша! Икенче фотода ботфортыны калдырырга, масканы шулай ук калдырырга, э менэ купальникны салырга хэм бу таба борылып фотога тошэргэ!! Син бит яратасын игьтибар узэгендэ булырга, ул вакытта синен подписчикларын бермэ бер артачак!! Так что унышлар, эниенне соендер!!

  21. Кызлар просто ислам дине нигезләрендә тәрбияләнмәгәннәр. Әхләк, иман, тәүфик дигән нәрсәләрне белмиләр, бары шул. Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кертеп булмый инде диләр безнең халыкта. Алар аны замана шаукымына аудара, янәсе заманасы шул,күрсәтердәй әйберебез булгач күрсәтәбез дигән кебегерәк. Гафу итегез күрсәтәм дисә бөтен хатын кызнын да күкрәге дә бар һәм башкасы да. Кулыннан башка эш килмәгәч нишлисен инде, чишенергә кала димәк…. Бик кызганыч(((

  22. Ботны ерып куйган бу, яхшылап бөтен шартын туры китереп, тәмләп шартлатучы гына юк. Әй, егетләр, кызларны шундый хәлдә күрү оят түгелме сезгә? Моның бит бөтен күзәнәгенә кадәр җаны ни теләгәнен сез белергә тиеш, ә тел шартлата беләсез, башкага хәлегездән килми. Укыгыз инде бераз, камасутраны өйрәнегез, хатын-кызларның хәленә керә белегез чәйнәп утырганчы, хатын-кызларны сүккәнче.

  23. Сэфэрчегэ:

    Бозык бэндэ син узен дэ. .Аллам сакласын..

  24. Апа кеше:

    Ул кызларга кияугэ чыгып бала тэрбиялэулэрен телим. Ни дисэн дэ яшьлэре бара. 30 га житеп килэ монысыда. Э акылы куттэ. Рәфинә энэ кияугэ чыккач ташлады ул эшен. Тоже ярым шэрэ килеш клип та тошкэн иде.

  25. сәфәрче:

    Егетләргә тимә әле син, укымышлы Да кам! Камасутраны укыгыз вә өйрәнегез, имеш. Бәлки, егетләребезгә иң беренче эш итеп, Камазга утырып вә укып, аны шәпләп җигәргә һәм һәр эштә җиңәргә өйрәнергә кирәктер? Тикмәгә генә аның маңгаена татар мөһере сугылмаган бит. Алар пычрактан курыкмыйлар вә һичшиксез, мондагы андый-мондый пүчтәкне генә ерып җибәрерләр.. Уңышлар телик яшьләргә — яшәргә һәм яшнәргә!

  26. Бер татар гына булды халык. Татардан башка бутэн халыкнын, без бит инглиз, без бит яхуд, немец, без тегелэй итэргэ тиеш, болай дигэнен кургэнем Дэ ишеткэнем Дэ юк. Гаеплэп язганнар ханжа (узлэре Дэ шуны тели, лэкин эшли алмый, Эулия булып крылана). Бик тэ динле апакайлар, диндэ кеше тикшерергэ Хэм оскорблять итэргэ кушмаган. Узегезне тикшерегез. Ходайдан мин болай булмасам Иде, минем населёмдэ бу кызга охшананнар булмаса Иде диючелэр- сез узнгез белэн бик горурланасыз- бу шулай ук гонах.

  27. Зилия:

    Ахырызаман галәмәтедер бу!
    Шундый матур,кызлы йорт исемле проектлар ачтылар инде,матур гына ,әниләрен сөендереп,иҗат итәсе урында,шундый түбәнлеккә төш инде…
    Сүзем юк
    Бу фотолардан соң,боларның яңарак чыккан «туганнарым» клибын да карыйсы килми,гәрчә,бик мәгънәле клип булса да…

  28. Молодец.Чүпрэккэ төренергэ бердэ соң түгел.Телэмэсэң дэ төреп тыгып куялар….. .Вакыты җиткэч.

  29. Кутай:

    Хатын-кызның бу дөньяда төп вазыйфасы матурлык өләшү һәм нәселне дәвам итү.Матурлык хатын-кыз өчен зур бәхетнең башы. Матурлыктан башка гына нәсел калдыру мәхәббәттән башка туган нәсел калдыру ул! Булган матурлыгыңны яшерү хатын-кызның табигатенә каршы килә. Ә монда Аиша фотосына тискәре мөнәсәбәтне күпчелек хатын-кызлар яза. Бәлки аларга Ходай биргән ул матурлык таммагандыр?!

  30. сәфәрче:

    Әллә Йосыфтан калган бер өлеш матурлыкның көчле җилләр меңнәргә бүлеп, җир йөзенә сипкән бөртекләрен эзлиләрме , Кутай?
    Тик берсе дә кара киемле ләлә чәчкәсенә якын килү түгел, борылып та карамый — җеннәре сөйми…
    Ә Егеткә караны — актан, ак биләүне вә туй күлмәген һәм мәңгелек күлмәкне — кара чүпрәктән аера белергә вакыттыр…

  31. Тавыклар кыткылдап акыл ойрэтеп утыралар.

  32. сәфәрче:

    Әй, Кызый, тавыклар алар гел кыткылдап кына утырмыйлар, ә буш кул белән ярты шәрә килеш, теләсә ничек якын килсәң, чып- чынлап та акылга утырта беләләр, өйрәтеп тә тормыйлар. Ышанмасаң, кыртлаган вә утырган тавык оясына якын килеп вә ике кулыңны сузып сәләм биреп, башыннан сыйпап кара! Тик, кетәклектән очып чыкканда, кызыл вә кызган әтәчнең үзенә эләгә күрмә берүк, Ходай сакласын!!

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

5 + двенадцать =