Бу язманы элгәндә Ира Смелаяның «Татарка — Алтын» клибын инде 2 миллионнан артык кеше караган иде. Кемдер бу клипны татарда иң күп каралучы видео ди. Икенче берәүләр кәнәгатьсезлеген белдерә. Шуларның берсе — популяр җырчы Алинә Шәрипҗанова.

Расценила как издевательство над татарскими женщинами…. Если бы мы были такими, нашей нации бы уже не осталось(((

Алинә әнә шундый фикердә. Үз чиратында Шәрипҗановага да каршы чыгучылар бар. «Сез бөтен татар хатыннары исеменнән ничек сөйли аласыз?» — диләр.

Теге клип:

  1. сәфәрче:

    Әй, Алинә, бер дә исең китмәсен, яңартып киелгән иске чикмәнгә! Питер вә Ленинград, элек-электән эрвәлюсия бишеге бит.
    Күрәсең, кыю кызлары татар эстрадасына үз «тауарларын» төртә башлаганнар. Җайлы бит, инет коймасына эләсең дә куясың.
    Белмиләр алар, Казан базарында «мондый — шундый вә шырдый- бырдый» тауарның таудай өелеп торганын һәм контрафакттан халыкның тәмам гарык булганын. Поёшь и дай-ёшь — Татарстанское ! М …. м, вперёд!!

  2. Венера:

    Миңа бу клип бер дә ошамады. Җырның исеме эчтәлегенә туры килми. әллә нинди мәгънәсез. Кызның киме дә бик ямьсез, ни көе юк. Мин дә бу клипны татар милләтеннән көлү дип кабул итәм.

  3. Гади Татар:

    Ира Смелаяның,клибын карадым.Башта,уй килде,бу кызмы,ирме?Бомжга да ошаттым.Тик татар кызына ошамаган бәндэ,мөгердәгән бозау көе белән,мин Алтын,алтын мактануы,сәер булды.Шабашкада йөргәнем бар иде,бу кыз хәшәрәтен күргәч,җырчылар арасында,иң начар җырчы Смелая,диеп уйлыйм.Дөресен язсаң,лохушка кылануы.

  4. Ханум:

    Мин Алина Шакиржанова белэн килешэм. Бу тэшерелгэн клип ботен татар кызларына кара тап кебек!
    Татар кызлары тыйнак, куркэм хэм сойкемле булырга тиеш, э бу клип башка миллэт кешелэренэ ияреп кенэ тошерелгэн.
    Бик кызганыч, кая таба тэгэрибез татар миллэтендэге кызлар.?

  5. сәфәрче:

    Хөрмәтле Ханум, ай балтасыдай солтаным! Бераз гына игътибарлырак булуыгызны үтенәбез… Алинәбезне бөтенләй калынайтып вә юанайтып, ә Шәрипҗан бабайдан — Шакир Жан бабайка ясап язып куйгансыз бит.
    Ә татар кызларына килгәндә, юк дип әйтеп булмый, бар — тәгәрәгәннәре дә, шуңа да вә шунысы бик кызганыч . Тәгәрәгәч, билгеле инде, кая булсын, түбән таба : төпсез упкынга яисә тирән чоңгылга..
    Биргәнгә вә биргәненә мең шөкер, дигәндәй, барча кызларыбыз андый түгел, күпләре бик уңган — булган вә бик тә җитез, җиңел һәм сөйкемле сөякле. Булдыралар, шагыйребез әйтмешли, күңелләре — пропеллер, итәкләре — парашют…. Унышлар телик!!

  6. Бу клиптагы кызнын иманын укытырга кирэк,миллэтне мыскыллаган очен.

  7. Әбиегез:

    кыяфэте коточкыч, теле корама, үзе сәләмә.. Юкмы, татарда башка күрсәтерлек берәү дә?

  8. Татар кызларын вульгарно итеп махсус сурәтләгән клип. Аларга карата отвращение тудыру максаты белән эшләнгән. Дура. Киемнәре бомжныкы кебек, платформалы ак туфлие тупас шакмакларга охшаган, аякларын да кәкерәйтеп күрсәтә, беләкләрендәге тату җилбәзәклеккә ишарә, тавышында һавалану, крутойлык сизелә,янәсе авылдан шәһәргә килгән татар кызлары әнә шундыйлар. Коточкыч бу!

  9. сәфәрче:

    Укытырга , Ахун хәзрәт, әлбәттә , бик тә кирәк… Тик менә, иманын укытырга вә ахунлыкка указны кайсы мөфтияттән алалар соң бүген? Һич аңлап бетереп булмый, бу бүгенге рухи дөньяны…

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

11 − 6 =