Бүген Казанның «Пирамида» дигән бер концерт залында «Татар җыры» дигән матур гына бәйрәм узды. Әлеге җыр бәйгесе инде 17нче тапкыр үткәрелә. Айдар Галимов анда ел саен җиңүче. Бәйрәмнең төп бүләген — «Алтын барс» сынын җырчы бу юлы Сафия исемле оныгына багышлады.
Күпләр өчен бу яңалык булды. Багышлау түгел, ә Айдар Галимовның инде оныгы бар икәнлеге. Әйе, Айдар Галимов шактыйдан инде бабай. Аның йөз-кыяфәтенә карасаң, алай дип әйтеп булмый. Чөнки ул һәрвакытта шат күңелле, ихлас елмаючан.
«Артистлар.ру» сайты Сафияне дә, Айдар бабайны да чын күңелдән «Алтын барс»лары белән котлый.
Лилия Хәйруллина селфисы.
сафия:
шундый матур исем куйганыгыз очен зур р
Гөлия:
Багышлау түгел, ә Айдар Галимовның инде оныгы бар икәнлеге./// Аңлаешлырак итеп языгыз әле, зинһар өчен.
Кутай:
Сафия,караәле!
Алда гомер бар әле…
Тагын «Алтын Барс» бирерләр…