«Татар җыры» фестивале узган саен үзенең «Бәйләнчек кеше язмалары» сериясендә 90% җырчыны тар-мар итүче журналист Искәндәр Сираҗи шушы көннәрдә Берләшкән Гарәп әмирлекләрендә булып кайткан. Җылы илгә ул улы Арыслан белән барган. 

Шарджа әмирлегендә «Казан» ресторанында булганнар. «Аны автобуста диңгезгә барышлый күреп бик аптырадым һәм барып карадым. Чын татарча өчпочмак, пилмән… Ресторанны Исмәгыйл Шәңгәрәев исемле милләттәшебез ачкан. Хезмәткәрләре дә, башлыча, татарлар. Актаныш кызы Айгөл анда инде сигез ай эшли», — ди Искәндәр.

Сәфәрдән берничә фото тәкъдим итәбез. «Фотолар күбрәк иде, джипларда йөргәннәре бар иде, малай бер фотоны бетерәм дип ялгыш башкаларын да сыздырып аткан», — дип сөйләде «Артистлар.ру» хәбәрчесенә Искәндәр Сираҗи.

2 3 4 5 6 7 8

  1. Кутай:

    Кайда йөрисең, Сираҗетдин,уттай урак өстендә,эшеңне ташлап? Кайчан бастырырга уйлыйсың чираттагы «Бәйләнчек кеше язмалары»ңны ,майтьтити?

  2. карт зимагур:

    Молодис Искәндәр!!!! Булдырасың!!! Исән сау бул!!!

  3. Кыстыбый, бэлеш юк мени? Критиковать итэргэ иде! Пилмэн хохолча бит ул

  4. сәфәрче:

    Әй, хөрмәтле карт Зимагур вә эшем кешесе Кутай дускай! Ярты матъбагачы дөньсын дөмбәсләп ташлап вә калган ярты җиһанны басып алган Искәндәрдә мени хикмәт һәм эш!? Хикмәт , бәлки, Дөбъяз ягында туган вә торган Сираҗетдин бабайда һәм аның оныгында түгелме икән?
    Бу оланның ана ягы да нәсел җебе белән төшеп калганнардан түгел. Бик җете вә асыл җеп һәм Ана телен бик камил беләләр.
    Мөгаен, бу рухи җеп татар дөньясының мәшһүр мәгърифәтчесе Шәмсетдин ага Күлтәсигә барып тоташа.. Игелекле бала булсын!
    Тик, җегетләр, хикмәт моның берлә генә бетми бит әле! Белгәнегезчә, Арча ягының бик могъҗизалы Кырлай урманы да бар.
    Ә мондагы вә Дубайда төшерелгән фотоларның туган елы, ае бар, хәттә сәгате вә секунды күреп тора. Әйеме, шулаймы?
    Соң шулай булгач, былтыр барганны быел кыстыралар вә Былтыр кысканга, быел кычкыралар ди мени!? Вәт сиңа онлайн, вау, онлайт- тити!
    Яңа ел яңа уңышлар вә шатлык алып килсен сезгә!

  5. Сэфэрчегэ. Ул дата эле дорес дигэн суз тугел. Туктап Калырга момкин ул фотоаппараттагы сэгать

  6. Айсылу:

    Сэфэрче,Синен кай урында»hэм»,кай урында»вэ»дип бэйлэгэн жомлэ-фикерлэренне кубебез анлап та бетерми…Анлаешлырак итеп яз эле,Узен «СобханАЛЛАh»,-дип тэ жибэрэсен,э кайвакыт бозыклыкны да яклыйсын…Кыскасы,анлап була торган Кеше тугел Син…..

  7. Белүче:

    Әй хөрмәтле сәфәрче!Фотоларда күренеп торган ел,ай вә секунд дореслекне күрсәтми,ә Сираҗиның фотоҗайланмасындагы датаны көйләп-дөресләп төшермәвен аңлата.Аны үзем Татар җырының икенче көнендә очкычка утыртып,Дубайга озатып калдым хәм дә бер атнадан каршы алдым.

  8. сәфәрче:

    Әә, алай икән, имәндә икән чикләвек, фотоап-пар- атта икән монда хикмәт…
    Кутай дускай, син мөгаен Кытайны да , кытайча да беләсеңдер. Безнең олуг кияүгә аларның одноразовый ширпотребы эләкмәдеме икән? юкка түгел, давай- татарстанское! — дип әйтмиләр бит инде. Юкка түгелдер!

  9. Кутай- "Сәяхәтчегә":

    Мин кытайча бер авыз сүз белмим.Кутайча каты сөйләшәм.

  10. Рэмзия:

    Шарджанын ул КАЗАН ресторанында мин дэ булдым 2015 елда но татарча эллэ ни курмэдем .пешеручелэр дэ узбэклэр иде.Э пешкэн очпочмаклары ташка улчим тэме.икенчедэн безнен акча белэн 100 сум тора

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

двадцать − тринадцать =