Соңгы 10-15 елда татар эстрадасында иң популяр җырлар композитор Оскар Усманов тарафыннан иҗат ителә дисәк, арттыру булмас. Һәрхәлдә, «Татар җыры» фестиваленең «Алтын барс» премиясен алучы хитлар арасында Оскар көенә язылганнары ел да була. Хәтта берәү генә дә түгел, кайвакыт берничә. Шуңа күрә бу җыр бәйгесен бер рус журналисты «Оскароносный» дип тә атаган иде.

Тик шунысы бар, Оскар гомере буе татар өлкәсендә эшләсә дә, татарча белми иде. Аның белән беренче тапкыр танышкан җырчылар, шагыйрьләр, гадәттә, татарча сөйләшә башлый һәм аның берни аңламавына гаҗәпкә кала иде. Ничек инде татар телен белми торып татар телендә шундый хитлар тудырып була? «Син минем җанымның яртысы», «Йолдызлар яңгыры», «Буран дулый», «Мәхәббәт шушыдыр», «Бәллүр савыт», «Ай тотылган кичтә», «Гашыйк итеп сакла син», «Нигә болай ашкынасың, йөрәк?», «Каеннар арасында», «Нурлар чәчеп яшә, әнкәй», «Талбишек», «Син җитмисең җанга» — бу исемлекне озак дәвам итәргә булыр иде.

Хәер, Оскарның әтисе танылган композитор мәрхүм Вадим Мәхмүт улы Усманов та татарча белми иде. Әмма бу факт аңа Илһам Шакиров башкаруындагы «Чулпан» дигән легендар җырны иҗат итәргә комачауламаган. Белмәгез татарчаны, өйрәнмәгез татар телен дип әйтүебез түгел. Киресенчә, заманында Вадим абый да, бүген менә Оскар да татар телен белмәүләре белән зур уңайсызлыкларга дучар. Шул рәвешле Оскар Усманов «картлык көнендә» татар телен өйрәнү курсларына язылган. «Артистлар.ру» хәбәрчесе белешүенчә, ул Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәният ара багланышлар институтында белем ала. Әлеге курслар монда инде 2012 елдан бирле эшләп килә ди.

Белем эстәргә беркайчан да соң түгел. Оскарга гыйлем алуда уңышлар телибез. Якын арада бу язмабызны да тәрҗемәдә түгел, ә оригиналда укый алсын иде! )

  1. Гөлнара:

    Җанында татарлыгы булган кешегә телне өйрәнү зур авырлык тудырмас … Уңышлар аңа! Сокланам!

  2. Фарида:

    Афэрин! Бик яхшы. Тагын да зуррак унышларга ирешуен телибез!

  3. сәфәрче:

    Сокланам! да афэрин! Янәдән өр- яңа вә йолдызлы дуэт пәйда булдымы дисәм, Фәридә түгел, Фарида икән… Бәлки, аңа да, бөтенләй үк Фридага әверелеп һәм әйләнеп беткәнче, гали Әскәр янәшәсенә утырып, Ана телен өйрәнергә кирәктер… Унышлар телик!

  4. сэфэрчегэ:

    Эшен булмаса, ыштаныннан бет кара..Кеше тикшереп утырганчы, белеменне арттыр,.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

5 × два =