Татар шоу-бизнесында ниләр генә күрмәссең! Кирәк икән җырлыйлар да, кирәк икән бииләр дә, кирәк икән юмор да сөйлиләр. Ә менә әзмәвердәй өч мужикның «Аккош күле» балетын биегәнен күргәнегез юктыр әле. Каршы алыгыз! «Мунча ташы» башкаруында «Лебединое озеро»!

  1. сәфәрче:

    Җәмәгать, бераз гына шәфкатьлерәк булыйк инде! Ни дисәк тә — үзебезнекеләр бит, эссе Ташкентныкы түгел.
    Харап икән, фу-у-у , имеш. Ну, башларына азрак ис тигән, җитмәсә әле ташлары кызган һәм күзләренә мунча ләүкәсе Зур театр сәхнәсе булып күренгән .. Безнекеләргә харам, имеш. Хәрәмләмик, аның хәтле генә гөнаһ мәхдүмләрдә дә була инде ул…

  2. Позитив:

    Бик шәп! Әйбәт булды, рәхәтләнеп, чын күңелдән көлдем ичмаса! Урыслар ни генә кыланмыйлар, безнекеләргә дә ярый торгандыр. Татар тавык кебек кирегә тырнап утырмасын!

  3. Чүкеч:

    Әйбәт юмор! Бик күңелле. Булдырасыз егетләр! Кат-кат карыйм.

  4. сәфәрче:

    Әйе, Чүкеч, зәвыклы зәркәнчеләр кеби кат-кат чүкесеннәр вә бөгелә-сыгыла селкенсеннәр. Кат-кат һәм эч катканчы көлеп карарлык булсын…

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

двенадцать − десять =