Хәйруллина Лилия Рөстәм кызы Яр Чаллы шәһәрендә туып үскән. Тормышын сәхнә белән бәйләвенә аптырыйсы түгел, чөнки аның әти-әнисе дә сәхнә кешеләре. Танылган композитор Рөстәм Хәйруллин һәм Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллинаның бердәнбер кызлары ул.

Яр Чаллы шәһәренең 54 нче гимназиясен тәмамлаганнан соң, Лилия Казан Дәүләт Финанс һәм Икътисад институтына укырга керә. Студент елларында үзен профессиональ җырчы буларак халыкка тәкъдим итә башлый. Вокал дәресләренә йөри, җырлар яздыра, беренче клибын төшерә. Ә беренче тапкыр сәхнәгә чыгуы студент елларында түгел, ә балачакта ук була. Мәктәп елларында ук артист тормышының нинди икәнен үз күзләре белән күреп үсә Лилия. Гөлдания Хәйруллина концертларында төрле боҗралар белән цирк номерлары күрсәткән кечкенә кызны әле күпләр хәтерлидер. Лилия нәкъ менә шул кыз бит инде! «Хәзер кайчандыр әнинең концертлары булган районнарга баргач, ул вакытларны исемә еш төшерәләр», — ди Лилия бу хакта. Цирк номерлары — авыр һәм катлаулы өлкә. Билгеле, һәркем аның белән шөгыльләнә алмый. Ә Лилиянең сере шунда — ул цирк мәктәбен тәмамлаган. Әлеге мәктәптән алган белемнәрен ул хәзер дә куллана. Мәсәлән, TMTV телеканалы премияләрен тапшыру тантанасында Лилия Хәйруллина Лилия Гыйматдинова белән берлектә тимер каркаслар өстендә җырлады. Алар 2016 нчы елда «Иң яхшы иҗади тандем» номинациясендә җиңү яулады. Җырчы бу һөнәрен киләчәк иҗатында да актив кулланачагын белдерә. «Кеше гомере буе укырга тиеш» дигән гыйбарәгә тугры калып яши Лилия. 2014 нче елдан Казан Дәүләт Мәдәният һәм сәнгать институтының «Эстрада һәм театр артисты» факультетында Салават Фәтхетдиновта белем ала ул.

Лилия Хәйруллинаның «Бирмә мине беркемгә дә» исеме астында чыккан альбомы бар. Якын арада икенче җыентыгы дөнья күрәчәк. Клиплар санына килсәк, алар — 6.

2016 елдан Лилия Хәйруллина Лилия Гыйматдинова белән берлектә «Лилияләр» проекты өстендә эшли. Ни өчен нәкъ менә Лилия Гыйматдинова белән, диярсез сез. Җавабы бик гади: Лилияләр икесе дә Яр Чаллы кызлары, буй-сыннары да бер тирә, йөзләре дә охшаш. Әле моңа өстәп, кызларның тавышлары да бик туры килә, алар икесе дә ике малай әниләре һәм икесе дә сулагай! Әлеге проект «Ике Лилия: ике караш, ике фикер, әмма бер юнәлеш» шигаре астында алып барыла. Ике Лилия уртак җырлар яздыра, уртак клиплар төшерә. Ә проектның кульминациясе: уртак концертлар. Быелның ноябрь аенда Лилияләрне үз шәһәрләрегездә кунакка көтегез!

Лилия кияүдә, ике ул үстерә. Әмма гаиләсе турында сөйләргә яратмый. Интернет челтәрендә, башка матбугат чараларында аның гаиләсе турында мәгълүмат табып булмый. «Ырымнарга ышанмасам да, күз тиюдән куркам», 1 2 3 4 5— ди ул бу хакта.

Җырчының иҗаты белән түбәндәге интернет-ресурсларда танышып була:

vk.com/liliya_khairullina_officialgroup;

www.instagram.com/liliyakhayrullina_fanclub/;

www.youtube.com/c/ОфициальныйканалпевицыЛилииХайруллиной

«Артистлар.ру» сайты өчен Илгиз Шәкүров әзерләде.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

1 + пять =