Әбиләр чуагы артистларны да сөендерә. Алар да концерт-гастрольләре, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләреннән аз гына вакытка булса да арынып торып, гөмбә ише көзге сый-нигъмәтләрне җыеп калырга ашыгалар.

Менә популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова да үзенең Инстаграмында;

«Керим әле урманнарга…
Урманнар арасына.
Сөйлим әле серләремне,
Сандугач баласына»,-дип җырлыйлармы әле… Иии мин әйтәм, бу җырны язган кешегә дә рәхәт булмагандыр инде. Тик торганнан урман уртасында кош белән сөйләшеп йөрерлек булгач…» — дип язып куйган.

«Урманның ниндидер бер тынычландыра торган көче бар. Монысын төгәл әйтә алам,» — дип тә өстәгән.

2

  1. Сонгы арада куп була башлады бу «жырчыбыз»….

  2. Галия:

    И барасы иде урманга, эштэн китеп булмый шул, ял кэннэре авылга кайтасы бар шул

  3. сәфәрче:

    Ий, Илсөя, әй сеңел, әйттерерсең авыр сүз… Көзен әбиләр чуагында, урманда да, урманнар арасында да нинди сандугач баласы калсын ди. Покраудан соң урманнарга кереп адашып вә саташып йөри күрмә берүк…
    Ә чиләге белән гөмбәне һәм кочагы белән чәчәкне җанатар тамашачың чынлап бүләк иткәндер әле. Әйеме, шулаймы? Самый — самый шулаймы? Бунтар җанга сагыш вә корау тимәс, шәт иншалла…

  4. Сэфэрчегэ… Илсэя бу жырдан цитата гына китерэ бит. Сентябрь аенда урманда сайрар кош эзлэп йэрергэ акылы жинелэймэгэн бит анын. Э «корау» сузе татарда юк бугай ул. Бэлки «кырау»дыр.

  5. Голкэй:

    Син Илсия осторожнорак бул урманда…еланнар кубэйгэн, чагып алмасын..чыга да алмассын..Аллам сакласын , урманнан дим.

  6. карт зимагур:

    сәфәрче: Ильсия көз көне сандугач тыңладым димәгән лә баса,гөмбә җыеп апкайтып,өстәленә тараткан!!!
    Үзеңнең башларың чуалган бугай.
    Көзге урман шул кадәрле тынычландыра ки,рәхәтләнеп йөреп кайтасың.
    Урманның һәр ел фасылында үз үзенчәлеге бар!!!
    Урманнан ерак җерисең икән шул,сәфәрче………

  7. сәфәрче:

    Әй, әллә ничә кышлаган карт дус, чал башлар чуалмый бит ул, фикер генә чуала вә зиһен тарала. Хәзерге заманда җүләр генә урманга якын «җери». Чөнки карурман аягүрә вә тоташтан корый һәм чери. Салаватны да тыңларга кирәк инде бераз, керсәм- чыгалмам сыман,- дип җырлай бит… Ә Кырлай ягына барасы да юк: урманы- чытырман , ә юл буендагы каеннары корган. Бәлки, шуңадыр быел гөмбә бик тә уңган һәм дөньясы сукыр черки белән тулган…

  8. карт зимагур:

    алай икән шул, сәфәрче дус. бүредән куркып гөмбә дә җыймыйсың икәәән,бүредән дә куркасың булыр….
    урман урман инде ул,ашата,эчертә,дәвалый,җылыта да. лирик абзаң әйтмешли,моңландыра да,тынычландыра да ул Урман дигәннәрең.
    бүген шулкадәрле күп нарат гөмбәсе җыеп кайттым…. яңа ел каршлаганда ачып җиффәрәсең,өй эче урман исе белән тула…
    эххх «белмисез ат урлауның ләззәтен..» дигәндәй,әдним слувым Илсия белә урман файдасын!!! кайберәүләрдән аермалы буларак…..
    пука!

  9. сәфәрче:

    Элек, кырда эшне бетергәч, авыл агайлары кара көздә беренче кар төшү белән читкә кәсепкә таралганнар. Сез дә , зимагур дус, күрәсең туже кәсептә вә мәһшүр Шәкүр карак якташы да бугай әле. Канаш һәм Чүти урманыннан аю- бүре чыгып тайган мәллә? Ә нарат урманының иң зур файдасы- аның саф һавасы. Гөмбә имешшш… Утырма инде, карт башың белән, гөмбәңне иснәп….

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

пять × 2 =