Макsim аэропорттан Мәскәүгә юл тоткан вакытта авариягә эләккән. Җырчының «Абонент не доступен» исемле җырына клип төшерергә ашыккан вакыты булган.
Ярдәмчесе Маргарита Соколова хәбәр итүенчә, шушы көннәргә билгеләнгән концертлар май ахыры-июнь башына күчерелә. Җырчы 20 майга кадәр табиблар күзәтүе астында реабилитация узачак.
«Иң начары артта калды. Марина белән иң яхшы табиблар шөгыльләнә — аларга бик зур рәхмәт! Планлаштырылган концертларны май ахырына күчерәчәкбез», ди Маргарита Соколова.