Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова пластик операция ясатырга теләве белән уртаклашкан. Беркайчан да битенә берни кадатканы булмаган Замирәнең яңакларын күтәртәсе килә икән.«Бар дөнья яңакларны күтәртү, ирен кабарту, ботекс-шмотекслар белән шаша. Дөресен әйткәндә, минем дә яңакларны күтәртәсе килә, чөнки табигатьтән битем түгәрәк. Иреннәрне дә кабартасы килә бераз. Әмма куркам! Ирем ачуланачак. Һәм уколдан да куркам!» — ди ул.
09.05.2019 10:26