Юмор остасы Алмаз Хәмзин балачагын искә төшереп, әти белән әнисеннән ни өчен «эләккәнен» сөйли. Елатырлык вакыйга турында хатирәләрен ул ТНВда Замирә Рәҗәпованың «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында яңарта.

«Әти кулын татырга туры килде. Елап кайтма, ди. Малайлар кыйнап кайтарган иде. Елап кайттым, мине якларлар дип. Әти берне генә тартты. Миңа гомер буена шул җитә калды. Әти янына башка елап кайтмадым», — дип искә ала ул.

«Әни белән дә бер шундый вакыйга булды. Бәрәңге алган вакыт. Куерып кара болыт килә. Ә мин урамга, уенга каерам. Без беркайчан да уйнап туймадык. Әни укытучы кеше, өлгерә алмый. Әти кибә торсын дип, бәрәңгене казып киткән. Көтү кайта. Эңгер-меңгер инде ул вакытта. Бакчада көнбагыш үсә иде. Әни төбе белән тартып алды да, сыртка манчыды. Бөтен туфрагы өстемә коелды. Мин күрмәс хәлгә килдем. Әни, әни, эшлим, дип бәрәңге җыярга тотындым.

Шул вакытта уйландым мин… Карале, шундый мәхлүк кеше мин. Начар малай мин, дип. Шуннан соң әнигә беркайчан да каршы килмәдем. Идән юам, урынны тип-тигез итеп җыеп куям. Әни мине өч энемә «менә абыегыз» дип үрнәк итеп куя иде, дип сөйли юмор остасы.

Фото: скриншот

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

девять + 9 =