«Пятница» каналында «На ножах» тапшыруын алып баручы шеф-повар һәм ресторатор Константин Ивлев Гашыйклар көнендә 19 яшьлек кызга өйләнгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә.
47 яшьлек алып баручының хатыны Лера Куленкова исемле.
Алар Мәскәүдә Грибоедов ЗАГСында язылышкан.
Ивлевның яшь кыз белән очрашуы узган көздә билгеле булган иде. Ул туйдан соң чиркәүдә никахлашачагын да белдергән.