Танылган юмор остасы, соңгы арада халыкны «Шәрәпҗан маҗаралары» исемле видеолары белән сөендерүче Рамил Шәрәпов люпиннар белән фотога төшүче хатын-кызларга пародия ясаган. Шәрәпҗан, чәчәкләр арасында сикереп йөргәндә, ялгыш кына мыегын да «югалткан».
«Бу чәчәк белән мин генә төшмичә калдым бугай», — дип язган ул инстаграмда.
«Сина атказанган исемен бирергә кирәк. Президентка җиткерергә кирәк моны тиз генә. Болай булмый бу, талант бит» дип комментарий калдырган аңа бер тамашачысы.