Татар халкының бөек драматургы, язучысы, егерменче йөз башы татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате тарихында зур урын алып торган әдипләрнең берсе. 1926 елда Г.Камалга рәсми төстә «Татар халык драматургы-әдибе» исеме бирелә һәм ул – «татар драма әдәбиятының зур хезмәтчесе, атасы һәм татар артистларының якын ярдәмчесе» дип бәяләнә. Хәзер исә Казанда урнашкан Татар дәүләт академия театры Галиәсгар Камал исемен йөртә.

Галиәсгар Камал 1879 елның 6 гыйнварында (искечә – 1878 елның 25 декабрендә) Казанда тире эшкәртүче хезмәткәр гаиләсендә туа. Сабый вакытын әнисенең туган авылы Түбән Масрада (хәзер Арча районына керә) бабалары тәрбиясендә уздыра. Алты яшькә җиткәч, шунда мәктәпкә йөри башлый, аннары, Казанга кайтып, укуын иске тәртиптәге «Госмания» һәм «Халидия» мәдрәсәләрендә дәвам иттерә. 1893-1900 елларда шул заманның алдынгы мәдрәсәләреннән саналган «Мөхәммәдия»дә укый, бер ук вакытта өч класслы урысча мәктәптә башлангыч белем ала.

Мәдрәсәдә укыган елларында Г.Камал әдәбият һәм театр сәнгате белән кызыксына башлый: урыс театрында барган спектакльләргә яратып йөри, сәхнә өчен язылган китапларны мавыгып укый һәм үз чорының татар әдәбияты белән якыннан таныша. Ниһаять, аның үзендә дә иҗат дәрте уянып, 1898 елда ул үзенең «Бәхетсез егет» (беренче варианты) дигән тәүге драмасын яза. Күп тә үтми, икенчесе дә языла («Өч бәдбәхет»). Бу ике әсәр һәм шул чорда Г.Камал тарафыннан тәрҗемә ителгән «Кызганыч бала» драмасы (прогрессив төрек язучысы Намык Кәмал әсәре) 1900 елда Казанда аерым китаплар булып басылып чыга.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлагач, Галиәсгар Камал, халык арасында аң-белем таратуга булышлык итү максаты белән, 1901 елда «Мәгариф көтебханәсе» исемендә китап бастыру һәм сату ширкәте оештыра һәм 1905 елгы революция көннәренә кадәр бу ширкәтнең эшенә җитәкчелек итә.

1905 елның 29 октябрендә Казанда беренче татар газетасы «Казан мөхбире» чыга. Галиәсгар Камал бу газетада иң күп катнашучыларның берсе була. «Азат», «Азат халык» газеталарын, «Яшен» сатирик журналын чыгаруда да Галиәсгар Камалның өлеше зур.

1906 елның 5 маенда Казанда беренче рәсми ачык спектакль уйнала. Төрекчәдән Г. Камал тарафыннан ирекле рәвештә татарчага тәрҗемә ителгән «Кызганыч бала» драмасы һәм Габдрахман Кәрам тәрҗемәсендә «Гыйшык бәласе» комедиясе куела. Шул көннәрдән башлап Галиәсгар Камал үзенең төп игътибарын татар театрын үстерүгә бирә.
1929 елда ул «Хафизаләм иркәм» исемле комедиясен яза. «Күзсез мастерлар», «Өч тормыш» кебек пьесалары һәм күп кенә шигъри әсәрләре дөньяга чыга.

Галиәсгар Камал, инде әйтелгәнчә, оста тәрҗемәче дә. Николай Гоголь, Александр Островский, Максим Горький, Мольер һәм башкаларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.
Галиәсгар Камал 1933 елның 16 июнендә вафат була. Аның гәүдәсе Казанда Максим Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркындагы туганнар каберлегендә күмелгән.

Иҗат:

Бәхетсез егет (1898, 1907)
Беренче театр (1908)
Бүләк өчен (1909)
Уйнаш (1909)
Безнең шәһәрнең серләре (1911)
Банкрот (1911)
Дәҗҗал (1912)
Каениш (1912)
Хафизаләм иркәм (1929)

Галиәсгар Камал тәрҗемә иткән әсәрләр:

Александр Островский – Яшенле яңгыр (1914)
Александр Южин – Лачыннар һәм козгынар (1918)
Евтихий Карпов – Эшчеләр бистәсе (1919)
Мольер – Саран (1915)
Мольер – Ирексездән табиб (1916)
Мольер – Скапен хәйләләре (1924)
Николай Гоголь – Ревизор (1916)

Бүләкләр:

Халкыбыз һәм хөкүмәтебез Галиәсгар Камалның әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеген югары бәяләде. 1929 елда язучының 30 еллык хезмәт бәйрәме билгеләп үтелде. Аңа «Хезмәт батыры» һәм «Татарстанның халык драматургы» дигән мактаулы исемнәр бирелде

http://tt.wikipedia.org/

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

один + 6 =