«Артистлар.ру» сайтына билгеле булганча, Гүзәл Уразованың «Килче-килче» җырына клип төшерү мизгеле чак фаҗига белән тәмамланмый калган. «Бу клипны мин тыныч кына карый алмыйм. Съемкалар хәтергә төшә. Беләсезме, без бит анда бата яздык!» дип уртаклаша җырчы.

 

«Андагы салны (плотны) без үзебез ясадык. Шуны суга кертеп, аның өстендә «как ни в чем не бывало» биергә тиеш идек. Су агымы алып китмәс өчен бауга кирпечләр урап, якорь да ясадылар.

Утырдык плотка, йөзеп кереп киттек. На всякий пожарный таяк та алдык. Хәйран гына кердек, съемкалар башлады. Биибез, елмаябыз! Ялгыш селкенсәң, су астына төшеп китәсебезне дә аңлыйбыз, борчылабыз…

Берничә дубль булды. Булдырганча биедек.

Съемкалар тәмам. Тик кире ничек чыгарга? Теге таяк белән ишкәкләп карыйм, барып чыкмый. Әле ул таяк белән елганың тирәнлеген дә белә алмыйбыз, озынлыгы җитми. Куркыта. Илдар чаң сукты, нәрсә эшләргә белми. Әмма яшисе килсә, җаен табасың икән: салга ятып, куллар белән ишкәкләп, ярга чыктык…

Без чыгып та җиттек, безне коткарырга МЧС килде…

Һәр клип бик күп көч таләп итә торган хезмәт. Әмма без моны чын күңелдән, сезнең өчен эшлибез», – дип яза җырчы Инстаграм аккаунтында. Нинди генә экстрималь шартларда эшләмиләр артистлар… Барысы да яраткан тамашачылары өчен!» ди Гүзәл Уразова.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

5 × 1 =