Рузил Мөхетдинов — татар интернетына яхшы таныш. Аның «Булмас.ру» сайты заманында бик популяр иде. Артистлар-җырчылар өчен дә ят исем исем түгел бу. Аның «Чәйнибезме?» дигән сәхифәсе иҗат әһелләре арасында зур шау-шу тудырган иде. Бүген Рузил бер оешмада программалаучы булып эшли. Аның бер кызыксынуы бар — кулинария.

Рузил Мөхетдинов дөнья күләм танылган ризыкларны үзе эшли. Аларны өйрәнә. Ә бу язны ул дөньяда иң зәһәр саналган борыч сортын утырткан. Алар инде шытып та чыкканнар. Бу яшелчә шул хәтле көчле ки, аны коктейльләргә салганда теш чистарткыч (зубочистка) очы белән генә салалар. «Нишләмәкче буласың ул борыч белән?» — дип сорады Рузилдән «Артистлар.ру» хәбәрчесе. «Аны эчеп булмый бит — ашармын», — диде ул. Тәмле булсын!

2

  1. Габдерәхим:

    Ризыкларны үзе эшли — кайсы телдә бу?

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

семнадцать − 12 =