Башкортстанда популяр җырчы Илнур Юламановтан бүген өр-яңа клип тәкъдим ителде. «Артистлар.ру»да премьера дисәң дә була. Илнурны күпләр юмор остасы, пародист буларак та белә. Аның һәр клибы юмор хисе белән сугарылган. Бүгенгесе — искәрмә түгел. Җырның авторы да, клипның режиссеры да — Илнур үзе. Сценариен да Азат Бикбулатов белән бергә язганнар.
Төп рольләрнең берсендә — Альбина Кильдиярова.
Җырның исемен башкортча «Ак саскалар» дип язып куйганнар.
Карыйбыз:
Сүз уңаеннан, Илнурның силсәвит турындагы клибын инде 8,5 млн (!) кеше караган. Күрмәгән булсагыз, сез дә карагыз: http://matbugat.ru/news/?id=11210
сәфәрче:
Ю- мая, Юлъякшин да Юламан, җитте-китте, меломан вә фырт кызларга, кызык һәм килде-китте шик заман….
я:
ширпотреб!!!!