Омскидагы казарма җимерелгәннән соң аяксыз калган блогер, күптән түгел Эльбрусны яулаган Башкортстан егете Рөстәм Нәбиев сөенечле хәбәр белән уртаклаша. Паралимпияченең исеме Гиннес рекордлары китабына керәчәк.
«Миңа бүген китап вәкиле шалтыратты. Бу бик шәп! Мин бик шат. Миңа кулларымда Эльбрусны яулавымны дәлилләгән видео гына җибәрергә кирәк», — ди ул.
Рөстәмнең Европаның иң югары ноктасы — Эльбрусны яулавы турында «Матбугат.ру«да язган идек.