«Минем сәхифәмне күзәтүчеләр кемгә язганымны чамалыйлар. Минем бизәнүгә, киенүгә бәйләнәләр, тәнкыйть язып утыралар. Шуннан үзләренә рәхәтлек алалармы икән? Мине тәнкыйтьләп кәефемне төшерәм дип уйламагыз. Сезне кызганам гына мин, шул хәтле эчегез агу белән тулган! Мин артист кына түгел, мин — укытучы һәм без, остазлар, бөтен яктан да үрнәк булырга тиеш.

Әйе, өлкән яшьтәмен, аны да төрттереп язучылар бар. Барыбер көзге алдына килеп утырам, үземне тәртипкә китерәм дә, эшкә, шәкертләрем янына чыгып китәм. Урамда, кибетләрдә кешеләр таный, исәнләшә, автограф сорый.

Мин хәзер шәлперәйгән әбигә әйләнергә тиешме?! Көтмәгез дә! Авыр булса да, тормыш дәвам итә.

Чын инстадусларыма чиксез рәхмәтләремне белдерәм», — дип яза Винера Ганиева.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

двадцать − тринадцать =