Концерт-гастрольләр сезоны кызганнан-кыза бара. Җырчыларның концерт графиклары берничә атналар, хәтта берничә айлар алдан төзелгән. Популяр артистлар Гүзәлем белән Салават Миңнеханов та тамашачыларын «Син һәм мин» дип аталучы концертларына көтеп кала. Сүз уңаеннан, 4 ноябрь көнне Азнакайда булачак концертка Салаватның әби-бабасы да киләчәк икән. Бу хакта җырчы үз Инстаграмында язган.
27.09.2016 18:12
сәфәрче:
Бер карауга- бар да бар күк бу игъланда, барысы да шат вә көләч, парлы , дөньялары түгәрәк..
Тик, Салауат быррат, хәзерге «шау-шоу» лы җиһанда, тамашачы исем-фамилияңне сорап та тормый бит. Тамаша залы шыгрым тулы булсын дисәң, әби белән бабайны да сәхнә киемнәрендә фотога төшерергә кирәктер. Имеш, минем Бабай — » әпипә»не сиптерәчәк, ә ак яулыклы Әбекәем — мөнәҗәт белән моңландырачак вә нурландырачак… Ярар инде, узган эшкә — салават һәм дә , әлхәмделилләһи, — өлкәннәргә — салауат…