Композитор. Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхин татар музыка тарихына күренекле композитор буларак кереп калды, аның көйләрен халык яратып тыңлый.

Рөстәм Яхин 1921 елның 16 августында Казанда туган. Балачактан музыкага тартылган, татар халык җырлары белән кызыксынган, аларны аның әнисе Мәрьям ханым яхшы белгән. Туганы, танылган җырчы Мәрьям Рахманкулова киңәше белән 13 яшендә Рөстәм Яхин Казанның 1нче балалар музыка мәктәбенә укырга бара. Мәктәп директоры Р.Л.Поляков һәм фортепиано укытучысы А.В.Чернышева баланың сәләтен күреп, аңа укуын Мәскәүдә дәвам итәргә тәкъдим итә. Мәскәү музыка училищесында А.Г.Руббахның фортепиано сыйныфын тәмамлаганнан соң, 1941 елда Р.Яхин Мәскәү консерваториясенә имтиханнарын уңышлы тапшыра. Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, яшь музыкантны армиягә алалар. Сугыш беткәч, Рөстәм Яхин укуын Мәскәү консерваториясендә дәвам итә: пианист буларак – В.М.Эпштейн, композитор буларак профессор Ю.А.Шапорин сыйныфында шөгыльләнә. Мәскәүдә укыган еллары комозиторның профессиональ осталыгы һәм иҗади үсешендә зур роль уйный. Диплом эше буларак ул Фортепиано белән оркестр өчен концерт (беренче бүлек) тәкъдим итә, бу әсәр күпләрдә зур кызыксыну уята (1950 ел). Шул елда ук комозитор Казанга әйләнеп кайта, фортепиано концерты өстендә эшен дәвам итә һәм 1951 елда аның тагын ике бүлеген язып бетерә. Бу әсәр татар музыкасында фортепиано белән оркестр өчен беренче концерт була. Ул бүгенге көндә дә әлеге жанрда иң танылган әсәрләрдән санала һәм һәрвакыт яңгыратылып тора.

1950–1952 елларда Р.Яхин Казан консерваториясендә белем бирә, алга таба гомерен исә ул музыка иҗат итүгә һәм концертларда чыгыш ясауга багышлый. Ул яшьли Татарстанның әйдәп баручы композиторларына әверелә.

Иҗат юлы башында Р.Яхин берничә эре формадагы инструменталь әсәрләр яза: алар арасында – Фортепиано һәм скрипка өчен соната, Скрипка һәм фортепиано өчен поэма, Фортепиано өчен соната, шулай ук бу чорда иҗат ителгән һәм композиторның академик белемен дәлилләгән – фортепиано концерты. Р.Яхин иҗатында романтизмның жанр–стиль үзенчәлекләре татар милли моңы белән үрелә, бу беренче ишетүдән үк танырлык итеп, онытылмаслык “яхин стилен” барлыкка китерә.

Р.Яхин Рахманинов, Чайковскийның иҗатын яраткан, шуңа күрә бигрәк тә беренче чорда композиторга аларның йогынтысы зур була. Алга таба исә Р.Яхинның миниатюра жанрында инструменталь музыка өлкәсенә кызыксынуы арта, ул төрле характердагы пьесалар иҗат итә, кайвакыт аларны циклларга да берләштерә, мәсәлән, “Җәйге кичләр” фортепиано циклы халык арасында киң таныла. Бу юнәлештә ул Ауропа романтизмының төрле милли композитор мәктәпләренең камера–инструменталь музыка традицияләрен үстерә. Вальс, ноктюрн, музыкаль мизгел, юмореска, программалы миниатюра һ.б. шундый жанрларда кызыклы әсәрләр иҗат итә. Шуберт, Шуман, Шопен, Григның пьеса жанр–стиль традицияләре Яхин иҗатында татар музыка даирәсенең аһәңнәре, XX гасыр зәвык таләпләре белән үзенчәлекле яңгыраш таба.

Рөтәм Яхин татар композитор мәктәбе үсешенә өлеш кертә. Ул – күренекле камера–вокаль һәм камера–инструменталь музыка остасы, татар җыры һәм романсын, милли–характерлы инструменталь миниатюра жанрларын яңа дәрәҗәгә күтәрүче. Камера–инструменталь иҗатында аның фортепиано өчен язылган әсәрләре аерым урын алып тора. Ул татар фортепиано осталыгы үсешенә көч куя, профессиональ белеме булган беренче татар композиторы һәм концертлар бирүче пианист була. Хәзер Р.Яхин фортепиано әсәрләре – татар пианистлары репертуарының “алтын фондын” тәшкил итә.

Р.Яхин вокаль иҗатта да уңышка ирешә. Ул “иске” музыка язмый, стильләшү белән дә мавыкмый, үзенең иҗатында ул заманчалыкка омтыла. Композитор заманча татар музыка мәдәниятен үстерергә омтыла. Аның лирик–психологик, лирик–драматик вокаль әсәрләре, вокаль цикллары татар музыкасы өчен “яңа сүз” була. Еш кына ул Г.Тукай, М.Җәлил, С.Хәким, М.Ногъман, Ә.Ерикәй, Н.Арсланов, Н.Дәүли, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Г.Зәйнәшева шигырьләренә мөрәҗәгать итә.

1987 елда Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Р.Яхинның төрле әсәрләре көйләреннән торган “Фидаи” исемле балет куела. Пианист буларак Р.Яхин үзенең генә түгел, рус һәм чит ил классикларының да әсәрләрен яратып уйный. Аның белән М.Рахманкулова, М.Булатова, В.Шәрипова, Х.Хисмәтуллина, А.Аббасов, Х.Бигичев, Э.Җәләлетдинов кебек җырчылар, М.Әхмәтов, Ш.Монасыйпов кебек музыкантлар чыгыш ясый.
Р.Яхинның “Туган ягым” җыры көе 1993 елда Татарстан Республикасының гимны итеп кабул ителә.

Бүгенге көндә Р.Яхин иҗаты – татар милли классикасы, ә аның исеме исә милли тарихның бер өлеше булып тора.

1972 елдан башлап һәрвакыт Р.Яхин Татарстан Композиторлар берлегенең идарә әгъзасы итеп сайлана. 1964 елда аңа ТАССРның атказанган сәнгать эшелеклесе, 1970 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1981 елда РСФСРның халык артисты, 1986 елда СССРның халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә, 1959 елда Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясенә, 1957 елда “Мактау билгесе” орденына, 1971 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була.

Әсәрләр исемлеге:

Симфоник әсәрләр: Фортепиано белән оркестр өчен концерт (I бүлек. – 1950; II, III бүлекләр. – 1951).
Вокаль-симфоник: К.Даян шигырьләренә хор, солист һәм симфоник оркестр өчен кантата «Урал» (1949); Р.Харис шигырьләренә хор һәм симфоник оркестр өчен кантата «Идел».
Камера-инструменталь: Фортепиано өчен сюита (1948); Скрипка һәм фортепиано өчен поэма (1948); Фортепиано өчен соната (1949); Скрипка һәм фортепиано өчен соната (1949); фортепиано циклы «Ќђйге кичлђр» — (1969); фортепиано өчен пьесалар («Вальс-экспромт», «Юмореска»); скрипка һәм фортепиано өчен пьесалар; «Элегия» виолончель һәм фортепиано өчен; татар халык җырларын эшкәртә.
Вокаль: Романслар һәм җырлар (барлыгы 400гә якын).

http://www.gabdullatukay.ru/

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

семь − 4 =