1940 елның 26 маенда Куйбышев өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылында туа.

1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 1967–1968 елларда Минзәлә театрында, 1968 елның көзеннән — Татар академия театрында. Тышкы кыяфәте белән үк комик жанр артисты. Үтә кызык характерлы, комедиячел типларны гәүдәләндерә.

Аның рольләре: Проня — «Баһадирлар» (Н.Погодин), Тишка — «Агай-эне ак мыек» (А.Островский), Таһир — «Әнә килә автомобиль» (Ф.Яруллин), Ясәви — «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), Савелий — «Солдат хатыны» (Н.Анкилов), Нигъмәтҗан — «Синең урыныңа кайттым» (Р.Хәмид), Пеләш — «Әшнәләр» (В.Шукшин), Труффальдино — «Болан-Патша» (К.Гоцци), Анчугин — «Булмас димә, дөнья бу» (А.Вампилов), Гыйльметдин — «Ат карагы» (Т.Миңнуллин), Дәрвиш — «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт), Мөбарәк — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М.Гыйләҗев), Нуретдин — «Су төбендә сөйгәнем», 2 нче кунак — «Кишер басуы» (З.Хәким) һ.б.

ТАССРның хал. арт. — 1987 ел.

http://matbugat.ru/enc/shamkaev-rshit-mirza-uly-rshit-shamkay-2557/

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

двадцать − 14 =