Бик күп җырчылар аны үзләренең остазы дип саный. Сүзебез Миңгол Галиев турында. Бүген 27 август көнне җырчы, педагог, остаз зур юбилеен бәйрәм итә.

Миңгол Галиевкә 75 яшь тулды. Котлыйбыз!

Татарча Википедиядән алынган мәгълүмат буенча, Миңгол Вәгыйз улы Галиев 1941 елның 27 августында Татарстан Республикасының Мамадыш районы Иске Комазан авылында дөньяга килгән. Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын тәмамлаган, танылу алган җырчы (тенор) Миңгол Галиевның төрле елларда исеме алыштырылган Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультетында күп еллар педагогик, фәнни хезмәтләр (алар 50дән артык) белән бергә концерт һәм музыкаль-агарту эшчәнлеге алып баруы, музыкаль конкурсларда жюрида эшләве мәгълүм. Аның шәкертләренең күпчелеге республика, Бөтенроссия, халыкара дәрәҗәдә лауреатлар һәм дипломантлар булды, мактаулы исемнәр бирелде. Татарның җыр сәнгате үсешенә үзеннән зур өлеш керткән Миңгол Галиевның җырлавын, ә аның репертуарында композиторларыбыз һәм халкыбыз иҗат иткән 800дән артык әсәр, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Әстерхан, Ижау, Пермь, Екатеринбург, Саранск, Ухта, Воркута, Омск, Оренбург һәм илебезнең Татарстаннан читтәге бик күп төбәкләрендә, шулай ук Баку, Кишинев, Таллинн кебек якын чит илләр башкалаларында ишетеп, үзен шәхсән күреп беләләр. Гастрольләр белән ул төрле елларда Чехословакия, Төркия, Япония, Болгария, Румыния, Швеция илләренә булган. Фондларда исә аның башкаруында йөздән артык татар җыры, мөнәҗәтләр саклана.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

четыре × 5 =