Җырчы Лилия Гыйматдиновага 2016 елның җәендә теләсә-кайда түгел, ә Канар утрауларында ял итү тәтегән. Бер шигебез дә юк, укучыларыбызның барысы да анда булганнары бар. Андый-мондый булмаганнар булса, бу язмабыз шулар өчен.
Тенерифе утравында «Сиам Парк» дигән аквапарк бар. Ул төрледән-төрле таулардан тора. Иң куркыныч тауларның берсен «Камикадзе» дип атыйлар. Ни өчен? Чөнки 30 метр биеклектән астагы бассейнга 90 % вертикальлектә диярлек төшеп китәсең. Лилия дә шул таудан төшәргә курыкмаган. Менә шул хәлнең видеосы:
Лилия:
Вот адреналин жыеп кайткан супер!