Татар җәмәгатьчелеге продюсер, шагыйрь, композитор, язучы, сатирик, тарихчы, хәтта бераз җырчы да Илфак Шиһаповны югалтты. Кичә аны туган якларында Лениногорски районында күмделәр. Илфакның элеккеге хатыны Илсөя Бәдретдинова менә шушылау хушлашты аның белән:

Хуш , әтисе…
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә…
Улым өчен, җырларың өчен, киң күңелең өчен, бәхетле көннәребез өчен…
Тыныч ят… Бәхил бул… 

  1. Бик кызганыч,эрэм,жэл ,Илфак (((Чэчэк аткан чагында китеп бардын бит…Ир атнын ин матур вакыты.Куптэн тугел Илсэя ТМТV каналыннан узе,улым Нариман этисе белэн август аеннан бирле аралашмый дигэн иде.Нинди укенеч.улгэн кешегэ дэ,калган кешегэ дэ,аллам сакласын,бэхил булып китмэгэч,ничеклэр яшэргэ бу дэньяда…

  2. Наилэ:

    Авыр туфрагы жинел булсын…Танышы да тугел эмма мина да бик кыен….ничэнче Кен хаман шул Илфакны карыйм…язганнарын,бетенесен ……

  3. Рифат:

    Мондый рәхмәт сүзләрен кеше үзе исән чакта җиткерә белмибез шул. Ниндидер дөнья ялтыравыкларына кызыгып, «монысыннан туйдым, хәзер яңача яши башлыйм» дип булганның кадерен аңлап, шул булганны саклый белмибез. Вәсвәсәләр күп инде ул: әйләнә-тирәбездә матуррак та, байрак та, яшьрәк һәм башка яктан күңелебезгә хушрак күренә торган кешеләр байтак, әмма ни булса да, Аллаһы Тәгалә биргәнгә тугры калып, бала хакына дип, якын кешең сиңа күпме эшләгәнен аңлап, тормыштагы сынауларны бергә узарга кирәк. Әйе, без барысын да белеп бетермибез һәм шуңа күрә хөкем итәргә дә хакыбыз юк. Ләкин… Халык белмичә әйтми ул: ирне ир иткән дә хатын, җир иткән дә — хатын. Хатын-кыздан бик күп тора. Ир-атларны «көчле җенес» дип атасалар да, бу физик мәгънәдә генә шулай. Рухи мәгънәдә алар хатын-кызга караганда көчсезрәк. Шуңа күрә тормышның кайбер авыррак вакытларында хатын-кызның зирәк, сизгер, хикмәтле булуы, кайвакыт ир-ат кызып китсә дә, дәшми кала белүе бик мөһим. Бу сынауны үтә алмадыгыз. Иң аянычы — вакытны кире кайтарып та, нәрсәдер үзгәртеп тә булмый. Ә алда — тагын сынаулар көтә. Аларны узар өчен, хаталарны танып, тәүбәгә килергә, Аллаһы Тәгаләдән гафу үтенергә кирәк. Шулай булса, Аллаһы Тәгалә дөньяга алданмаска, шайтан вәсвәсәләренә бирешмәскә ярдәм итәчәк.

  4. Кутай:

    «Хуш, әтисе»нә кала шул, ирне иргә санамасаң…

  5. сәфәрче:

    Әй, Кутай дуст! Телең тумыштан каты икәнен инде язып элгән идең. Берүк Ходай сакласын үзеңне, мондый каткан телең вә сүзең белән үз катының, үзең исән чакта ук, «Хуш, Кута…ем!»- дип, затлы сәүдәгәр кытайга ияреп чыгып таймасын! Белерсең аннан, һәр кеше хәлең, үз башыңа төшкәч…

  6. Кутай:

    Сәфәрчегә! Аңлавым буенча, син инде кемнеңдер хатынын ияртеп Кытайга сәфәр кылган җиреңнән җибәргәнсең бу сәламеңне…

  7. Язилэ:

    Тэнрем!Ялгышлардан сакла аны ,гел яхшыдан булсын бар булганы.Эшен барсын,иреш хыялына,ак жэймэлэр синее юлларына……..
    Бу шигырь юлларына кемгэ яздын икэн Илфат?Илсиягэ микэн?
    Чиста кунелле дэ булгансын икэн…..

  8. миаас:

    Хуш илфак! Илсоянен бер интервьюдэ ирлэрнен тэртибе хатыннардан тора дигэнен укыган идем.Анын-Илсоянен хэзерге хэлэте кызганыч.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

10 + восемнадцать =