Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең төркеменә яшь егетләр эзли. Гастрольләргә еш чыгарга әзер булсыннар. Тагын бер мөһим шарт — талантлы булу. «»Минем төркемдә эшләргә һәм гастрольләргә йөрергә әзер булган талантлы яшь егетләр эзлибез» дигән Илсөя үзенең инстаграмдагы битендә. Астарак телефоны да бар. Илсөя телефоныдырмы, әллә администраторыныкыдырмы — билгесез. Әгәр сез яшь икән, әгәр сез егет икән, әгәр гастрольләргә йөрергә әзерсез икән һәм өстәвенә әле сез талантлы да икән — шалтыратыгыз!