Танылган татар җырчысы, халыкара бәйгеләр лауреаты, Русиянең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты.

Идрис Мөдәрис улы Газиев Башкортстанның Авыргазы районында, 1960 елның 21 апрелендә (54 яшь) Корманай авылында туа. Уфаның сәнгать училищесында профессор М. Мортазина сыйныфында укый. 1980 елда Әлмөхәммәтов исемендәге республика бәйгесендә беренче лауреат исеменә лаек була.

1986 елдан Башкортстан филармониясе солисты. Репертуарында төрле стильдәге, жанрдагы һәм юнәлештәге татар, башкорт, рус халык көйләре, дөнья халыклары җырлары, Русия композиторлары, рус һәм чит ил классиклары әсәрләре бар. Алар арасында башкорт («Эскадрон», «Урал», «Зөлхиҗә», «Азамат») һәм татар («Әллүки», «Тәфтиләү», «Кара урман», «Хәмдия») халык җырлары; башкорт һәм татар композиторларының вокаль әсәрләре; Г.Ф. Гендель, Д. Каччини, А. Страделла, Ф. Шуберт, М. Глинка, С. Рахманинов, Р. Шуманның камера-вокаль әсәрләре. Киң масштаблы вокаль-симфоник әсәрләрдә («Тукай ритмында», А. Монасыйпов музыкаль, М. Әхмәтовның 3 нче һәм 4 нче симфониясе), Р. Абязовның «Җырга әверелгән…» (С. Сәйдәшевнең 100 еллыгына багышланган) вокаль триптихында һ.б. соло партияләрен башкара; Уфа рәссамнары төркеме белән берлектә «Чыңгыз хан» һәм «Мирас» галереясының музыкаль-сәнгать проектларын әзерли. Газиев радио һәм телевидениедән «Могҗиза», «Ак чишмә» һ.б. соло программалары белән чыгышлар ясый, башкорт һәм татар эстрада йолдызларының концерт программаларын сәхнәгә куя, актив гастроль эшчәнлеге (Германия, Нидерланд, Италия, Финляндия, Швеция, Төркия) алып бара.

«Музыкаль театр режиссёры» белгечлеге буенча Русия мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләрен яңадан әзерләү институтын (1996) тәмамлый.

https://tt.wikipedia.org/

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

четырнадцать − один =