Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты (2003 ел).

Әсхәт Хисмәтов 1952 елның 1 гыйнварында Әлки районы Түбән Әлки авылында дөньяга килә. 1978 елда Казан театр училищесын тәмамлап Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. Эчке йомшаклыгы белән аерылып торган төрле характердагы рольләрдә уйный. Җырлау сәләте бар.

Әсхәт Хисмәтов — Татарстанның халык артисты.

Рольләре:
Булат — «Зәңгәр шәл» (К. Тинчурин)
Ильяс — «Казан сөлгесе» (К. Тинчурин)
Хәйретдин — «Яшь йөрәкләр» (Ф. Бурнаш)
Марат — «Туй алдыннан» (Х. Вахит)
Гөлүс — «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз» (И. Юзеев)
Иван — «Бирнәсез кыз» (А. Островский)
Денис Иванович — «Җимерелгән бәхет» (А. Островский)
Хәсән — «Ләйсән ире Хәсән» (Ю .Сафиуллин)
Хәлим — «Миңлекамал» (М. Әмир)
Ташчәйнәр — «Ахырзаман» (Ч. Айтматов)һ.б.

http://kamalteatr.ru/actors/actorstat/178.html

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

5 × один =