17 май көнне 30 яшен тутырган популяр җырчы Элвин Грей Иркә белән яңа җыр яздырган. Бу хакта Радик инстаграмында уртаклаша.»Иркәләмә» җырының авторлары — Элвин Грей үзе һәм Анна Попова.

Җыр эксклюзив рәвештә «Татар радиосы»нда яңгыраган, ә интернетта әлегә аның өзеге генә урнаштырылган.

Яңа иҗат җимешенең өзеген тыңлап өлгергән инстаграмчылар үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклашып, болай дип яза:

«Дөресен генә әйткәндә, бер төрле җыр. Кушымтасында нибары 3-4 сүз»

«Бу җыр бомба булачак»

«Тулы вариантын зарыгып көтәм».

Ә бер фанаты Элвин Грейга багышлап шигырь иҗат иткән. Анда мондый юллар бар (үзгәртмичә, ничек бар шулай бирергә булдык):

«Горлэп яшэ язгы ташкыннардай
сагышларга хич тэ юл куйма
бик масаеп китеп бу тормышта
уз узенне дускай син жуйма.

Сизмичэ дэ калабыз бит Радик
яшьлек гомерлэрнен узганын
бик курэсе килэ синен гармун белэн
татар халык жырын сузганын.

Озын булсын дускай гомерлэрен
якты булсын барыр юлларын
саекмыйча ижат чишмэлэрен
туып торсын матур жырларын.

Укенмичэ уткэн гомерлэргэ
шокер итеп буген барына
бэхет биреп боек кунеллэргэ
озак еллар жырла тагын да».

 

 

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Эксклюзив на @tatarradiosi 📻 Скоро на всех площадках страны 🔥 #ЭлвинГрей #ElvinGrey #Иркэ

Публикация от Elvin Grey (@elvin_grey_music)

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

3 + три =