Җырчы Айгөл Бариева Яңа елга рецептлар белән уртаклаша. Чираттагы яңа салатның исеме «Леди Винтер» дип атала.
Салат өчен: пекин кәбестәсе, 5-6 аш кашыгы яшел борчак, 100 грамм каты сыр, ысланган тавык ите, 2 аш кашыгы майонез, тоз кирәк.
Кәбестә, тавык, сырны шакмаклап турарга һәм калган ингредиентларны салып яхшылап болгатырга.
«Бик тиз һәм тәмле», — дип язган җырчы.
Посмотреть эту публикацию в Instagram