Танылган алып баручы Замирә Рәҗәповага ире турында: «Нәрсәсенә кызыккансыңдыр шул Максның?» — дигән эчтәлектәге сорау юллаганнар. Моңа җавап итеп, Замирә «һәр кешенең үз кешесе булырга тиеш, һәм ул кешенең башкаларга ошавы мәҗбүри түгел», дигән фикере белән уртаклаша.

«Иманым камил, ул апаның иренә карасам, мин дә шулай дияр идем. Юк, юк, ямьсез яки начар булганы өчен тугел. Чөнки яраткан кеше бер генә була, башкаларны күрмисең дә. Кызыгып, чутлап , исәпләп тормыш иптәшен сайлау ул ким дигәндә 7-8 кешене бәхетсез итү минемчә. Узләре, әти-әниләре һәм, әлбәттә, балалары.

Бервакыт безгә тарттырылган түшәм (нятяжной потолок) ясарга дип ике ир-ат килде. Икесенең берсеннән бик каты тир исе килә, чыдашлы тугел. Иптәш кызым әйтә, ничек хатыны чыдый микән моңа, ди. Мәйтәм, «хатыны өчен бу ис башын әйләндерерлек сәләткә ия. Бу анын өчен иң кадерле, иң якын ис», дим. Һәркемнең үз кешесе һәм ул кешенең бөтен килеш — килбәте, холык -фигыле, исе, карашы, кашык тотып ашавына кадәр кадерле, якын. Шул ук вакытта башка кеше өчен, киресенчә, гайрәт чигергеч булырга мөмкин. Шуна да бу мәхәббәт, дип аталадыр инде. Кешене нәрсәседер өчен яратмыйлар, киресенчә белмәссең ни өчен яраталар!!! Килешәсезме?», — ди Замирә.

 

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

2 × два =