Сибайдагы гадәттән тыш хәл турында күпләр инде хәбәрдардыр. Юк икән, аңлатып үтәбез: Башкортстанның Сибай тирәсендә ташландык карьерда руда янып, халык шуның исенә агулана башлаган иде. Бүгенге көндә дә бу хәлне тикшерү, Сибай халкын куркынычсыз урынга күчерү дәвам итә. Сибайда яшәүче балалар Крым шифаханәләренә җибәрелеп, урындагы хакимият зыян күрүче кешеләргә компенсация түләү мәсьәләсен хәл итә.

Җырчы Элвин Грей да якташларының проблемасына битараф булып кала алмаган. Инстаграмда ул болай дип яза: «Кадерле дуслар. Бу авыр көндә мин сезнең белән бергә. Әмма мин үз фикеремне җиткерергә телим: бу проблема ике ай элек кенә килеп чыккан хәл түгел. Аңа, ким дигәндә 16 ел. Табигый байлыклар белән акылсыз куллану нәтиҗәсе — бүген сезнең агулануыгыз. Ул елларда байлыкка кызыгучылар шәһәр халкын алдан фаразланган проблемалардан тиешенчә якламады. Чүп-чарны өй эченнән читкә чыгару да иң яхшылардан түгел. Федераль каналлар тавыш куптарды да алга таба ни? Безгә провокаторлар юлыннан бармыйча, бергә эшләргә кирәк. Аңлагыз, республика шулкадәр зәгыйфь, тагын бер гаугага түзмәскә мөмкин. Әйдәгез, җитәкчебез тирәсендә берләшик һәм бу проблеманы бергәләп хәл итик. Аңа, аның мөмкинлекләренә ышаныйк. Ул безнең өмет һәм таянычыбыз. Барыгызга да игелек, сабырлык, зирәклек. Бергә без көчле!» ди Элвин Грей.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

двенадцать − 5 =