Рәфинә

Татар халкына хас булмаган, ярымшәрә тәннәрдән торган клиплар караган чакта күңел гел матур клиплар барлыкка килүенә өметләнә, юрый иде. Татар юрап китерә,ди.  Менә әлеге көннәрдә генә яшь җырчы Рәфинә Ганиуллина тамашачысы игътибарына, Зәмирә Гәрәева җитәкчелегендә төшерелгән, өр-яңа клибын тәкъдим итте. Ярымшәрә тәннәрдән торган клипларга чын ТАТАРЧА клип белән җавап бирде Рәфинә.

“Кошларга” дип исемләнгән татар халык җырын башкара ул. Клипны  тасвирлау өчен нибары ике сүз җитә: моң һәм гүзәллек. Монда артык сүз сөйләп тору урынсыз. Бары тик клипны күңел биреп карарга кирәк.

Афәрин, Рәфинә!

  1. сәфәрче:

    Моң һәм гүзәллек… Бу икесе — бик тә хак, самый-самый, шоп — шулай.. Тик менә әпәт фон….Вәт әкәмәт, геномодифицированный үлән басуы түгелме соң бу?
    Шау чәчәкле болын вә шифалы үлән тулык бай урман, мул иген кыры беткәнме һәм җитмәсме, дип әйтүем. Әйеме? Уңышлар телик кызларга, кошлар кеби җырларга!

  2. Бабай:

    Җырчы да матур, фацелий басуы да. Ә җыры искиткеч.

  3. Рамиль:

    Рәфинә искиткеч җырчы! Башка берәүләр җыручы булып йөргән заманда, аның татар эстрадасының моңлы, әһәңле итеп җырлаучы кызы булырга хакы зур! Кайберәүләр кебек чит илгә чыгып «шаккаттризм» клип та төшермәгән, ә нибары гади табигать баласы, авыл кызы булуын онытмаган бер дәвердә шушындый җырны халыкка тәкъдим итүе үзе халык мәхәббәтенә лаек! Афәрин диясе генә кала!

  4. сәфәрче:

    Халык мәхәббәтенә лаек! — дип, Рамиль дус, син инде бигрәк, бөтенләй күккә үк чөйгәнсең җырлаучы табигый авыл кызыбызны..
    Күз вә сүз тиерә күрмәсен тагы кала халкы, Аларның холкы- бик кызу һәм кырыс. Аннан, мәхәббәт тә исертә бит, кайчак лаякын вә ләх булганчы….

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

четыре × два =