Әнвәр Нургалиев инстаграм сәхифәсендә күңелләрне куптара торган пост урнаштырган. «Әти баянын сагынган, дустым аны өр-яңа итеп ясап бирде, бармаклары бик йөрмәсә дә, көен чыгара. Моң-сагыш көйләрендә! Әй шатланды инде баянына!» — ди ул. Әнвәр Нургалиев үзе дә баянга кушылып җырлый.
Бу язмадан күпләрнең күңеле тулган.

«Үзе уйный, күңеле елый. Чөнки ялгыз калган аккош кебек ул»;

«Әнвәр, әтиегездән моң агыла. Шул ук вакытта күзләрендә сагыш. Олы рәхмәт үзенә. Күзләремнән мөлдерәп яшь тама, әтиемне сагынганга»;

«Видеогызга караган саен йөрәк өзгәләнә. Ялгызлыкны бик авыр кичергәне абыйның йөзеннән үк күренә, бик ямансу аңа. Шундый матур яшиләр иде әти-әниең, Нәсимә апа кояштай балкый иде. Бик юксынабыз аны. Урыны оҗмах түрләрендә булсын. Сезгә исәнлек-саулык телим» дип яза тамашачылары.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

8 − 6 =