Салават Миңнехановның хатыны, җырчы Гүзәлем әни булып декретта утыру чорының кызыклы мизгелләре белән уртаклаша.
«Мин яшь әни. Төнлә тыныч кына йоклап, иртән генә уянырга хыялланам. Төшке аш вакытында тешемне чистартмаганым искә төшә. Төнге 12гә кадәр идән юам, үтүклим, җыештырам — хәзер бу гадәти хәл. Сәүдә үзәгендә бала арбасына әйберләр төяп, ә баланы кулга күтәреп йөрим. Иннек тешкә, күз кырыйлары тушька буялган — ничек бизәнгәнемне карап та тормыйм. Бер сәгать буш вакыт булу — бәхет. Ютубтагы балалар җырларын яттан беләм. Мин бәхетле! Сез дә дәвам итегез», — дип уртаклаша тамашачылары белән Гүзәлем.
«Иртәнге кофены кич эчеп бетерәм»;
«Сабынлы килеш душтан йөгереп чыгам»;
«Төнлә печенье белән чәй эчү дә бәхет»;
«Баланы күтәргән килеш колясканы да тибрәтәм» — дип комментарийлар яза аңа җавап итеп башка яшь әниләр.