Бүген ТНВ телеканалы редакциясендә матбугат очрашуы узды. Оешманың баш мөхәррире Данил Гыйниятов каләм әһелләренә яңа сезон турында бик күп мәгълүмат бирде. Соңыннан «сорау-җавап» форматына күчтеләр. Иң кызык сорауларның берсен «Татар-Тудей» сайты журналисты Рөстәм Исхаков бирде.2

Рөстәм Исхаков

— Данил әфәнде, ТНВ журналистлары күпме хезмәт хакы ала? — дип кызыксынды ул.

Гыйниятов әфәндегә җавапны уйларга ярты секунд та җитмәде, урыннан бер журналист «17 мең!» дип кычкырды. «Интертат.ру» журналисты Мөршидә Кыямова иде бу. Эш шунда ки, Мөршидә ханымның хәләл җефете Илдар Кыямов ТНВда «Манзара» һәм «ТНВ-Планета»да «Татарлар» тапшыруын алып бара.

— Мөршидә апа төгәл белә, чөнки Илдар абый өйгә нәкъ шул хәтле хезмәт хакы алып кайта, — дип кычкырды берәү.

1

Илдар һәм Мөршидә Кыямовлар

— Ә, бәлки, ул бөтен зарплатасын алып кайтмыйдыр? — дип мантыйкны тагын да алгарак этеп куйды икенче журналист.

«ТНВда күпме хезмәт хакы алалар?» дигән сорау шул рәвешле шаяруга күмелеп калды…

P.S. ТНВ каналында яңа сезонда нинди яңалыклар булачагын шушы сылтамадан белә аласыз: http://matbugat.ru/news/?id=16201

  1. сәфәрче:

    Күрәсең, ТНВ ның чая вә чаян телле шаян хатын- кызлары ир-атка тын да алырга ирек бирмиләр.
    Шуңа да, хет бер ирнең бик җитди соравы да җавапсыз калган…
    Эх, кызлар, матур кызлар- ник шаяртасыз…..

  2. Аноним:

    энэ сыер савучылар куп ала кондэ иртэ белэ сэг 4 тороп эшкэ баралар .

  3. сәфәрче:

    Кеше хәлен кеше белмәс, үз башына төшмичә…

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

19 − три =