«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең Яңа ел корпоративы турында берничә көн элек язган идек. Бүген шул язманы куәтләп, тагын бер материал бирергә булдык. Озын язма түгел. Бары тик 7 кызыклы факт.

1. ТНВга 2017 елның август аенда 15 ел тулачак.

2. “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә барысы 706 кеше эшли.

3. Оешманың Яңа ел копоративында быел 435 кеше катнашты. Калганнары эш урынын ташлап китә алмый.

4. ТНВ хезмәткәләре гаиләләрендә быел 41 бала туган. Ике гаиләдә игезәкләр.

5. Телеканалда 70кә якын тапшыру чыга.

6. “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе эшчәнлеге өчен ел саен Татарстан бюджетыннан ярты миллиард сумга якын акча бүлеп бирелә.

7. ТНВның потенциаль аудиториясе 35 млн тамашачы дип исәпләнә.

Фото: vk.com

  1. сәфәрче:

    Сөбханаллаһ вә мәшалла, Әйүп пәйгамбәр тормышыннан һәм елга бер генә була торган, бик күңелле вә иң шатлыклы мизгелләрдер бу, җәмәгать!
    Тик иң шатны, ике яктагы хур кызлары нишләп чуп-чуп итеп битеннән үпмиләр әле ?? Әллә үпкәләгәннәр инде? Алай дисәң, кызларыбызның йөзләре язгы кояштай елмаеп- балкып тора…. Гел шулай һәм гөлдәй булсыннар!

  2. сәфәрче:

    Уэгиз Уәминич, Сез бик коры вә каты ук ярып салгансыз бит. Соң, бераз сабырлык белән ныклап , уйлап-исәпләп карагыз әле. Җир шарындагы 35 миллиун тамашачыга , тәүлек буе шау итеп, саф Ана телендә җитмеш төрле тапшыру алып барган » Яңа гасыр» эшчәннәре ничек милләтне корытучылар булсын ди инде?! Булмаганны вә тузга язмаганны, авыз суларыңны корытып сөйләп утырма.
    Аннары, аларны асрау да тамашачыларга кыйбатка төшми, бер борынга — елга 15 сум…. Кала базарчылары бу бәягә бер чокыр
    » Шифалы су» да бирмиләр, казнаны тоткан «зәм-зәм» суын әйтәсе дә юк…..
    Әйүп пәйгамбәргә һәм аның 14 ел буе ару- талуны белмәгән бал кортларына Яңа елда мул уңышлар вә иминлек телик!

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

шестнадцать + 20 =