Танылган татар җырчысы. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты. Халык җырларын башкарып танылган.

Таһир Якупов 1946 елның 13 май таңында Казанның Яңа Бистәсендә, эшче Габдулла белән Фатыйма Якуповлар гаиләсендә дөньяга бишенче бала булып аваз салган.

80 нче татар мәктәбенә укырга керә. Мәктәптә җыр дәресләре укытучысы Әхмәт Хәйретдинов Таһирның музыкаль сәләтен сизеп ала. Дүртенче сыйныфта укыган чагында “Балалар өчен тапшыру”лар оештыручы журналист, олимпиадалар вакытында, дистәләгән җырчы бала арасыннан Таһирны сайлап ала. Таһир Татарстан радиосы аша “Чишмә җыры”н (М.Җәлил сүзләре, Җ. Фәйзи көе) башкарды.

Ләкин Таһирга музыкаль белем алырга мөмкинлек булмый. 8 нче классны тәмамлагач, 144 нче заводка эшкә керә.

1966 елда Таһирны конкурс аша Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә җырчы-солист итеп эшкә алалар. Ул ансамбльнең хор төркеменә кушылып та, аерым да чыгышлар ясый башлый. Беренче чыгышларыннан ук Таһир Якупов тыңлаучыларның күңелен яулап ала.

Җырчы буларак, Таһир Якуповны тамашачы бик тиз үз итте. Аның катнашында булган концертлар һәрчак тулы заллар белән үтә иде. Ул кем белән генә эшләмәсен, тамашачы концертка Таһир Якуповны тыңларга йөрде. 1977 елда татар музыка сәнгатен үстерүдәге уңышлары өчен Таһир Якуповка Татарстан АССРының атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.

Таһир Якупов 1999 елның көзендә вафат булды.

http://tt.wikipedia.org/

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

2 × 1 =