Юмор һәм пародияләр остасы Данир Сабиров төркемендәге Сирин Бәйрәмов әлеге төркем турында барлык дөреслекне ачып салган. Видео белән Данир үзе уртаклаша.Видеода Сирин болай ди: «Дуслар, менә беренче ел эшлим алар белән. Көләләр, кимсетәләр, издеваться итәләр русча әйтсәк, кешегә чутламыйлар. Кытай диләр мине, казах диләр, монгол диләр. Алар Азиядәге шул 3 илне генә беләләр инде, биючеләр бит алар география дәресендә булмаганнар. И как-будто мин бүген шушы концертка Мамадыш ягыннан атка атланып килгәнмен дә, атны бәйләп куйганмын. Бүген концерт беткәч Шәле ягына чыгам да яланга, шунда юрта төзеп кунам. Көне буе шулай дип көләләр менә. Үзләре бит чип-чиста татарлар, прям не придерешься име. Әйтәсе килә инде, сез ике брат Сабиров ишәкләрегезгә атланып центральный рынокка чыгыгыз да, берегез кавыннар сатсын, берегез плов әзерләсен…» дип шаярта ул.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Сирень Байрамовтан @bairamoffs — позитив 😂 Безнең төркем турында бөтен чынбарлыкны сөйләде 🙈 Улкадәр кирәкмәс иде конечно. Ну ладно… Кстати, Сирень юмор стилендә шәп итеп туйлар, юбилейлар алып бара. Гомумән мин үзем юморсыз бәйрәмне, концертларны кабул итә алмыйм. Күрәсең, күңел хәләтемә туры килми. Шуңа да, Сиренье чын күңелемнән мактыйм, тәкъдим итәм. Кыскасы, мөрәҗәгать итегез 😉🤚 P.S. Видеоның тулы версиясе — YouTube каналымда. Ссылкасын профильгә, сториска урнаштырам. #данирсабиров #сиреньбайрамов

Публикация от Данир Сабиров (@danir_sabirov87)


Данир Сабиров үзе бу видео астына: «Сирин Бәйрәмовтан ‒ позитив. Безнең төркем турында бөтен чынбарлыкны сөйләде. Ул кадәр кирәкмәс иде конечно. Ну ладно… Кстати, Сирин юмор стилендә шәп итеп туйлар, юбилейлар алып бара. Гомумән мин үзем юморсыз бәйрәмне, концертларны кабул итә алмыйм. Күрәсең, күңел хәләтемә туры килми. Шуңа да, Сиренне чын күңелемнән мактыйм, тәкъдим итәм. Кыскасы, мөрәҗәгать итегез», дип язган.

 

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

двадцать − три =