Татар артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстан халык артисты (1968), РСФСР халык артисты (1970), ССРБ халык артисты (1977), Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, ССРБның К.С.Станиславский исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Татарстан Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы (2007). 1958-1991 елларда — КПСС әгъзасы.

Шәүкәт Биктимеров берничә дистә рольне уңышлы башкаруына карамастан, аны чын мәгънәсендә таныткан образы — «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Әлмәндәр бабай роле. Әлеге образ инде озак еллар дәвамында сәхнәдә татар милләте йөзен, аның намусын, иманын һәм кыйбласын чагылдырган легендар каһарман булып тора.

Шәүкәт Биктимеров 1928 елның 28 октябрендә Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында туа. Тимершык авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшләп ала. 1945 елда Шәүкәт Биктимеров Казанга килеп театр училищесына укырга керә һәм 1949 елда аны тәмамлый. Шул ук елны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. Армиягә алына, театрга яңадан 1953-1954 елгы сезон башында кайта.

Озак еллар дәвамында театрда хезмәт итә. 1967 елда ул Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» спектаклендәге Байтимер роле өчен ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. 1979 елда исә Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендәге Әлмәндәр роле өчен РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.

1975-1980 елларда Шәүкәт Биктимеров — ТАССР Югары Советы депутаты.

Лаеклы ялга чыккач, ул гомерен Казанда үткәрә. 2012 елда ул «Тантана» премиясенең «Намус һәм тугърылык» номинацисендә бүләк ала, тик авыр хәле аркасында аның артыннан килә алмый. Озак вакытлы авырудан соң Шәүкәт Биктимеров 2012 елның 28 маенда Казанда вафат була. Аның белән хушлашу 29 май көнне Камал театрында үтә.

Башкарган рольләр:

Нургали — «Ташкыннар» Т.Гыйззәт
Мелузов — «Талантлар һәм аларга баш иючеләр» А.Островский
Дульчин — «Соңгы корбан» А.Островский
Кнуров — «Бирнәсез кыз» А.Островский
Хәмит — «Беренче чәчәкләр» К.Тинчурин
Ишан — «Зәңгәр шәл» К.Тинчурин
Галин — «Габбас Галин» Ш.Камал
Таһир — «Хөррият» М.Әмир
Тәлгать — «Беренче мәхәббәт» Х.Вахит
Сәетгәрәй — «Гөлҗамал» Н.Исәнбәт
Заһит — «Бертуган Таһировлар» Ф.Хөсни
Байтимер — «Гүзәлем Әсәл» Ч.Айтматов
Ленин — «Баһадирлар» Н.Погодин
Ислам — «Әни килде» Ш.Хөсәенов
Кривохатский — «Бер төн» Б.Горбатов
Фаюнин — «Ябырылу» Л.Леонов
Бәхтияр — «Канкай углы Бәхтияр» Т.Миңнуллин
Җәллад — «Моңлы бер җыр» Т.Миңнуллин
Нурислам — «Дуслар җыелган җирдә» Т.Миңнуллин
Шәһит — «Хушыгыз!» Т.Миңнуллин
Әлмәндәр — «Әлдермештән Әлмәндәр» Т.Миңнуллин
Зариф — «Монда тудык, монда үстек» Т.Миңнуллин
Сибгать — «Ат карагы» Т.Миңнуллин
Хәсән Акчурин — «Без китәбез, сез каласыз» Т.Миңнуллин
Нурхәмәт — «Илгизәр + Вера» Т.Миңнуллин
Туктамыш хан — «Идегәй» Ю.Сафиуллин
Дорозуар — «Тол ханымда тукталыш» Э.Лабиш
Чмутин — «Сагыш» А.Галин
Пастор Мандерс — «Өрәкләр» Г.Ибсен

https://tt.wikipedia.org

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

4 × 2 =