Бүген 20 яшьтән өлкәнрәк булган һәр кеше «Санта-Барбара» киносын хәтерлидер. Калифорния штатында урнашкан шәһәрчек турындагы сериалны карап, берничә буын үсте. «Санта-Барбара» сериалы турында 7 кызыклы факт тәкъдим итәбез:

1. «Санта-Барбара» сериалы 2137 сериядән тора.

2. Россиядә әлеге фильм 1991 елның 11 декабреннән 2002 елның 17 апреленә кадәр күрсәтелде. Россиялеләр аны 217 сериясеннән генә карый башлады. 2040нчесе — Россиядә күрсәтелгән иң соңгы серия булды. Калганнарын күрсәтмәделәр.

3. Сериалда 200 актер катнашулы. Кайбер рольләрне дүртәр актер уйнаган.

4. СиСи Кэпвелл исемле герой 200дән артык серия буе комада булды. Мәрткә киткәндә аны бер актер уйнаса, уянганда икенчесе уйнады.

5. Келли Кэпвелл исемле герой туган көнен кышын да, язын даә бәйрәм итә иде.

6. Сериалны уйлап тапкан Бриджит һәм Джером Добсоннар көнгә 100әр бит сценарий язганнар. Гаилә башлыгы моңарчы чикләвек агачлары үстерү белән шөгыльләнгән.

7. «Санта-Барбара» дөньяда иң озын сериал түгел. Гиннес рекордлар китабына иң озын кино буларак 15 мең серияле «Путеводный свет» сериалы кергән. Аны да Америка Кушма Штатларында төшергәннәр.

«Санта-Барбара»ның заставкасын карап, яшьлегегезгә әйләнеп кайтыгыз:

 

Сакаллы мәзәк:

— Быел отпускаңны кайда үткәрмәкче буласың?

— Санта-Барбарада.

— Ник?

— Чөнки мин анда бөтен кешене беләм.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

5 × 4 =