Җырчы, Татарстан республикасының халык артисты, Башкортстан һәм Русиянең атказанган артисты, автоузышлар буенча халыкара класслы спорт мастеры.

1960 елның 10 гыйнварында Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач Стәрлетамак мәдәни агарту училищесында белем алган, берничә ел клуб мөдире булып эшләгән. Аннары Казан мәдәният институтының режиссерлар әзерләү бүлегенә укырга керә һәм 1989 елда тәмамлый. Шул ук елны «Татар җыры-89» конкурсы лауреаты була. Салаватка «Русия Федерациясенең атказанган артисты», «Татарстан Республикасының халык артисты» исемнәре бирелә, Г. Тукай һәм М. Җәлил исемендәге премияләр лауреаты була. Моннан тыш, ул гер спорты буенча спорт мастерына кандидат, автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры титулларына да ия.

https://tt.wikipedia.org

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

два × 2 =