Җырчы Лилия Муллагалиева, Винера Ганиеваның тормыш иптәше Камил Фәйзрахмановка багышлап, бик матур шигырь урнаштырган.

Сагынырбыз инде…

(Яраткан җырчыбыз Винера Ганееваның сөекле тормыш иптәше, гаҗәеп кешелеклелеге, ярдәмчеллеге, зирәклеге, тырышлыгы белән куңелләребезне яулаган дустыбыз — Камиль Фәйзрахмановка багышлана)

Күзләр тидеме икән әллә Сезгә,
Парлы аккош болай матур булмас!
Бакчагызда, сайрар моңлы кошлар,
Юксынырлар инде,
Җырлар сузмас…

Кунакчыл, бәхетле йортыгызга
Сокланмаган кеше калдымы икән?
Нинди заман соң бу,
нинди хәлләр,
Имән кебек ир дә сынар икән.

Өлге булып яшәдегез бит Сез,
Бар яшьләргә терәк, сердәш булып.
Тормыш куген балкытып торды да,
Атылды да сунде, йолдыз янып…

Камил идең бит син төрле яктан,
Исемеңә җисмең туры килде.
Чишмә кебек моңлы күңелкәең,
Йолдызыңа бетмәс илhам бирде.

Татар куге буген кап-караңгы,
Әллә кояш сүнде бар җиhанда…
Берәм-берәм китә асыл затлар,
Әллә нигә шунда ашыгалар…

Сагынырбыз инде,
Юксынырбыз…
Бер чара юк, берни эшләп булмый…
Күңелләрдә яшәтербез сине,
Моңлы көйләреңне тыңлый-тыңлый…

Урының оҗмах турләрендә булсын!
Бәхиллегең калдыр кешеләргә.
Хәерле гомеркәйләр насыйп булсын,
Җирдә яшәп калган исәннәргә.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

1 × 4 =