Татар эстрадасының танылып килүче йолдызлары Ризат һәм Зинира Рамазановлар төрле эшкә өлгерә. Сабантуйлар, чыгышлар, банкетлардан тыш аларны… сыер көтүендә дә очратырга мөмкин. «Артистлар.ру» сайты белешкәнчә, бу хәл 19 июль сишәмбе көнне булган. Зинира һәм Ризат Саба районы Алан-Елга авылында бергәләп көтү көтәләр. Ризатның туган авылы бу. Башкортстан кызы Зинира исә Алан-Елгага килен булып төшкән. Күрәсезме, ничек уңган алан-елгалылар! Киленне матур күлмәктән телевизордан да карап торалар, кирәк икән, көтүче сумкасын асып, сыер көтәргә дә чыгарып җибәрәләр.

Соңгы елларда Татарстандагы күп кенә авылларда сыер һәм сарык көтүләре кимеде, кайбер җирдә бөтенләй чыкмый башлады. Каз көтүен әйткән дә юк. Көтү булган авыл — бәхетле авыл ул. Чөнки сыер-сарыкны күмәкләштереп кырга чыгару ул аларны ашату гына түгел, ә авылның билгеле бер күрке, авылдашларның очрашу урыны. Эх, ул көтү кайтканны көтүләре! Яшь бозауны адашмасын дип каршы алулар! Күршеләрдәге зәңгәр чуклы сарык өереннән үзеңнең яшел чуклысын аралау!

Ризат белән Зинира көтүе шактый саллы әле. 22 сыердан тора! Бүгенге заман күзлегеннән карасаң, кечкенә көтү түгел бу. Быел Рамазановларның инде икенче тапкыр чыбыркы тотып чыгулары. Җәй дәвамында көтү чираты ничә тапкыр әйләнеп килер, билгесез. Банкет көненә эләкмәсә генә ярар иде инде, Ходаем.

  1. аноним:

    Ул бит Караидель кызы.Бөтне эшне дә булдыра.Безнекеләр шулай ул!!!!!

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

три × один =