Ришат Төхвәтуллин инстаграм тасмасында «Сөю бар әле» дигән өр-яңа җырын тәкъдим итеп, тормыш фәлсәфәсе һәм үзенә аяк чалучыларга карата фикерен белдергән.

 

«Үз гомеремдә миңа бик күп авырлыклар, сынаулар һәм хыянәт аша үтәргә туры килде. Аңлатып торырга да кирәкмидер — бу барыгызның да күз алдында булды. Инде төшенкелеккә бирелә башлаган чакларымда «Агымсу» җыры мине үзе эзләп тапты кебек. Ул авырлыкларны мин җыр белән җиңдем! Шуның өчен дә бик кадерле ул миңа!

Иң авыр минутларда бик зирәк кеше: «Сиңа аяк чалучылар күп булыр. Беркайчан да үзеңнән һәм кешеләрдән өметеңне өзмә! Таш белән атканга, аш белән җавап кайтар» — дип киңәш бирде. Шул киңәшне истә тотып, мин әле дә үз юлымнан тайпылмыйча ныклы адымнар белән алга барам! Иң мөһиме мин яраткан, күңелемә якын эш белән шөгыльләнәм һәм ихластан аяк чалучыларга тик яхшылык телим! Берсенә дә ачу сакламыйм», — ди ул.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Үз гомеремдә миңа бик күп авырлыклар, сынаулар һәм хыянәт аша үтәргә туры килде. Бер миндә генә түгел инде ул, күп кешедә шулайдыр. Иң авыр минутларда бик зирәк кеше миңа: «Сиңа аяк чалучылар күп булыр. Беркайчан да үзеңнән һәм кешеләрдән өметеңне өзмә! Таш белән атканга, аш белән җавап кайтар» — дип киңәш бирде. Шул киңәшне истә тотып, мин әле дә үз юлымнан тайпылмыйча ныклы адымнар белән алга барам! Иң мөһиме мин яраткан, күңелемә якын эш белән шөгыльләнәм һәм ихластан аяк чалучыларга тик яхшылык телим! Берсенә дә ачу сакламыйм. Бу җырым да шул хакта..

Публикация от Rishat Tukhvatullin 🎶 (@rishat_thv)

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

15 + 18 =