Җырчы Римма Никитина сөйгән егете белән юлларының аерылуы турында уртаклаша. Моңа кадәр җырчы Мәскәү бизнесменына гашыйк булуы һәм аңа кияүгә чыгарга әзер булуы хакында сөйләгән иде.
«Минем кадерлеләрем, күңелемне ачарга һәм сезнең белән уртаклашырга булдым. Бу ай эчендә сез миңа шәхси тормышыма кагылышлы бик күп сораулар җибәрдегез. Бу ел миңа бик күп шатлыклы һәм уңай хис-кичерешләр алып килде, ләкин тәмамланып килә…
Мине хөкем итәргә ашыкмагыз.
Мин гади егеткә гашыйк булдым кебек тоелды. Күпсанлы очрашулардан соң, гади егет эре эшмәкәр булып чыкты. Ул миңа иҗат белән шөгыльләнергә, яратырга һәм яратылырга мөмкинлек бирде. Минем өчен сәхнәнең барлыгын белә торып һәм минем уңышларыма сокланса да, ноябрь көннәренең берсендә минем сөеклем мине сайлау алдына куйды.
Мин алтын читлек кошы түгел. Яраткан кеше сине беркайчан да почмакка кертеп, сине «Мин» яки «сәхнә» дигән сайлау алдына куймаячак. Аның тагын бер шарты — телефон номерын алыштыру, Инстаграмны, контактны бетерү. Бу дөресмени?!» — ди Римма Никитина.