Җырчы Азат Фазлыевны хейтерлар бимазалый башлаган, ахрысы. Комментарийлардан аңлашылганча, кайберәүләргә артистларның ябырылып челтәрле маркетингка керүләре ошамый, күрәсең. Җырчы инстаграмда тамашачыларына мөрәҗәгать итеп: «Тынычланыгыз әле, кайберәүләр. Кирәкмәгәнгә нерв кылларында уйнамагыз әле, гитарада уйнагыз. Безнең өчен борчылмагыз. Рәхәт бит яшәүләре, матур бит дөнья. Якыннар янда. Яратабыз барыгызны», — дип язган.

Пост астында иң беренчеләрдән булып җырчы һәм юмор остасы Рифат Зарипов комментарий язган: «Просто сезнең NL да эшләгәнегезгә ачу килә минем», — дип шаярткан ул.

«Тынычлан, братым, әле 15 яңа җыр чыгачак, 4 клип төшереп ятабыз», — дип җавап бирә аңа Азат.

«Рифат, ачуыңнан син дә Фирдүс Тямаевның NL төркеменә кергәнсең дип ишеттек, үзенә биш кеше эзләп йөри дигәннәр иде», — дип «авызын каплаганнар» Рифатның үзенең дә.

Бәхеткә, бу шаяртулар зурга китмәгән, шуның белән тынычланганнар да.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

1 + 16 =