Татар академия театрының танылган сәхнә остасы, җәмәгать эшлеклесе. ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты (1966, 1981 еллар).

Тәрҗемәи хәл:

Рәшидә Җиһаншина Казан шәһәрендә туа. 1936 елда Татар сәнгать техникумын тәмамлый һәм шул елдан бөтен гомерен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән бәйли.

1964 елда Р.Җиһаншина театрның директоры итеп билгеләнә. Ул директор булып хезмәт иткән унбер ел дәверендә театр яңа югарылыкка күтәрелүгә ирешә.

Бөтенсоюз театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге оешуның беренче елларыннан ук Р.Җиһаншина җитәкче вазифаларга сайлана. Башта Идарә әгъзасы, рәис урынбасары, соңрак егерме елга якын (1971-1988) җәмгыятьнең рәисе була. Бу еллар Актерлар йорты һәм Театр эшлеклеләре берлеге өчен иң гөрләп эшләгән, вакыйгаларга бай чор була. ТАССРның Югары Советы депутаты (1967-1975).

7 май 2003 көнне вафат була.

Иҗаты
Уйнаган рольләре: Нәфисә — «Дәүләт Бәдриев» (Г.Иделле);
Коринкина — «Гаепсездән гаеплеләр»,
Смельская -«Талантлар һәм аңа баш иючеләр» (А. Островский);
Надя, Клеопатра — «Дошманнар», Надежда — «Варварлар» (M. Горький);
Беатриче — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (K. Гольдони);
Фаншетта — «Фигароның ой-ләпүе» (П.Бомарше);
Бәрбәрия — «Чын мәхәббәт», Голчирә — «Ташкыннар» (T. Гыйззәт);
Зоһрә — «Эңгер-меңгер» (A. Гыйләҗев);
Екатерина II — «Канкай углы Бәхтияр»,
Хәмдебану — «Әлдермештән Әлмәндәр»,
Ана — «Моңлы бер җыр» (T. Миңнуллин);
Зәйнәп — «Синең урыныңа кайттым» (P. Хәмид);
Фатыйма — «Әбиләргә ни җитми» (Ф. Бүләков);
Диана Владимировна — «Сагыш» (A. Галип) һ. б.

Р. Җиһаншина үзе сәхнә әсәрләре иҗат итә: «Сөйдергеч ботие» (1992), «Улларым» (1994), «Көтелмәгән кунак» (1998), «Кодагыйлар» (2000) пьесалары. Алар үзе оештырган 1991 елның гыйнварында өлкән артистларыннан – сәхнә ветераннарыннан торган Академия театрының “Инсаният” труппасында уйнала.

http://tt.wikipedia.org/

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

6 − 3 =