Африка егете Оливер Мукенди моннан берничә ел элек татарча теттереп «Эх, алмагачлары!» татар халык җырын башкарып танылган иде. Аннан соң ул бер ара Илсөя Бәдретдинова төркемендә җырлап йөрде, шактый дан казанды. Африканың Конго иленнән килгән Оливер узган ел июль аенда Камилә исемле татар кызына өйләнде.

«Матбугат.ру»да туй фотолары чыккан иде. Ә ел башында Оливер үзенең тиздән әти булу сөенече белән уртаклашып, инстаграмга авырлы хатынының фотосын куйган иде.

10 мартта Оливерның кызы туган. Бәхетле әти-әни бала тудыру йортыннан алып чыкканда төшкән фотолар белән уртаклашты. «Ходаем, рәхмәт сиңа», дигән иде әти кеше.

Ә бүген Оливер һәм Камилә сабыйларының беренче фотолары белән бүлешә. Кызга Шансельви дип исем кушканнар.

«Мин аның ни уйлаганын белмим, ләкин күңел сөенә һәм елый. Минем шатлыгым, кечкенә пупсигым», — ди Оливер.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

три + одиннадцать =