Татар актеры, танылгын сәхнә остасы, Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты.

Наил Әюпов тумышы белән Татарстанның Мөслим районыннан. 1936 елның 13 гыйнварында туган. Татарстан АССРның Мөслим районы Түреш авылында туа. Күрше Күбәк авылында урта белем ала. Н.Әюпов хезмәт эшчәнлеген 1954 елда Әлмәт районы «Татбурнефть» трестының Мактама бораулау конторасында эшче-бораулаучы буларак башлап җибәрә. 1955 елда ул армия сафларына чакырыла. 1959 елда Наил Казанга килеп, 12 нче техник училищега укырга керә. Аны драмтүгәрәккә чакыралар, ул төрле концертларда, спектакльләрдә катнаша башлый.

1962 елның маенда кабат Казан театр училищесы ачылгач, Н.Әюпов укырга керә һәм, аны 1965 елда тәмамлаганнан соң, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә алына.

Н.Әюповның киң колачлы актер булуы аңа иҗатының башлангыч чорында ук төрле яшьтәге персонажларны, төрле характердагы рольләрне уйнау мөмкинлеге бирә. Әүвәл 3-4 ел эчендә үк ул Н.Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу»ында Миркәйне, Х.Вахитның «Күк капусы ачылса»сында Ризванны, Ш.Хөсәеновның «Әни килде»сендә Ислам рольләрен башкара. Иркен тавышлы җырчы артист буларак, аңа музыкаль спектакльләрдә төп рольләрне бирәләр. 1970 елдан Н.Әюпов үзенең иң яраткан рольләренең берсен – К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендә Булатны – 18 ел дәвамында уйный. 1971 елда куелган «Сүнгән йолдызлар»дагы Исмәгыйль роле дә әнә шундыйлардан. Әлеге спектакль театрда зур уңыш белән 20 елга якын бара. Актер Н.Фәттахның «Кол Гали» трагедиясендә каһарман сугышчы-шагыйрь Кол Гали, Т.Миңнуллинның «Канкай улы Бәхтияр» тарихи драмасында Бәхтияр кебек бер-берсенә капма-каршы холыклы образлар да иҗат итә. Н.Әюпов көчле драматизм һәм ташып торган сәхнә темпераментына ия, төрле образлар гаҗәеп тормышчанлыгы, гадилеге белән җәлеп итә. Аның осталыгы белән иҗат ителгән образлар – : А.Вампиловның «Булмас димә – дөнья бу»ында Анчугин, Ю.Сафиуллинның «Идегәй»ендә Нугай би, Т.Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»ендә Ястәгнәй, В.Шекспирның «Антоний һәм Клеопатра»сында Долабел һ.б. – артист талантының яңа якларын ачалар. Үзенчәлекле таланты, кабатланмас актерлык һәм вокал осталыгы Н.Әюповны күпсанлы тамашачыларның яраткан артистына әйләндерә. 1987 елда Н.Әюповка ТАССРның халык артисты, 1999 елда Русиянең атказанган артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә. 2006 елда «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.

Үз гомерен Г.Камал исемендәге академия театрына багышлаган артист тамашачы күңеленә тәэсирле уены һәм моңлы тавышы белән кереп калды. Ул «Зәңгәр шәл»дә — Булат, «Сүнгән йолдызлар»да – Исмәгыйль, Кол Гали рольләре белән хәтердә калды.

Актер 2008 елның 18 июнь көнне якты дөньядан китеп барды.

http://tt.wikipedia.org/

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

20 − 7 =